Шәехзадә Бабич исемендәге премия лауреаты, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәнзилә Дәүләтбирдинаның “Көзге алмалар” китабын зур дулкынлану белән укыдым. Автор үзенең якты уйлары, инсафлы күңел җылылыгы белән әсир итте. Әсәрләре тирән уй-фикерләр, халык мәнфәгате, аның бүгенгесе-киләчәге өчен борчылу белән сугарылган. Китапка Башкортстанның 100 еллыгына багышланган поэма, шигырьләр, “Минем гаиләм” пьесасы hәм хикәяләр кергән.
“Зөhрәкәй” дигән хикәядә заманның барыбызны да борчыган гаилә кризисы тасвирлана. Себердә эшләп гаиләсен карарга мәҗбүр булган ата, хатынының эчүенә түзәлмичә, кызын шәhәргә укырга урнаштырып, икенче гаилә коруга — кыз-баланы ятим итү алдында кала. Авыр дилемма! Зөhрә — кечкенәдән авырлыклар күреп үскән кыз — гаилә учагы, туган оя өчен хәленнән килгәнчә көрәшкә күтәрелә hәм җиңүгә ирешә.
“Вазыйфа” хикәясендә табигатьне, анда яшәүче тереклекне саклау проблемасы күтәрелә. Яхшы вазыйфага ымсынып, Данияр ике ут арасында кала: балалы аюны атып алып, тиресен түрәгә бирергәме яки йөрәк астында үзенең сабыен йөрткән хатынын тыңласынмы ул? Хатының сине болай да аңлар... Тик аю балалары ни эшләр? Алар үлемгә дучар булачак.
Бу хикәя аша автор дөньядагы hәр тереклекнең яшәргә хокукы барлыгын исбат итә.
“Кайту” хикәясендә башкорт прозасында Чечня синдромы беренчеләрдән булып күтәрелә. Сугыштан кайткан солдатның эчке дөньясы фаҗигасе генә түгел, якыннарының, ата-анасының газап-кичерешләре дә тетрәндергеч итеп сурәтләнә. Солдатны чын тормышка кайтару күпме көч, сабырлык сорый.
“Әманәт” поэмасы халыклар дуслыгын данлый, бердәмлеккә чакыра. Бу инде олы әдипләр әсәрләренә хас сыйфат. Ата-бабаларның әманәтен җиткерүче булып торган Кыя образы бик уңышлы килеп чыккан. Ул лирик героиня белән бәхәскә керә. Шанлы тарихны урап бүгенгегә, киләчәккә караш ташлый, халыкка борынгыларның әманәтен җиткерә.
Тәнзилә Дәүләтбирдина — илсөяр, телсөяр шагыйрә. Әсәрләрендә табигать күренешләре аша фәлсәфи уйланулар, кичерешләр чагыла. Тормышны сөйгән шагыйрә якты әсәрләре белән күңелне баета, уйландыра. Мәңгелек хакыйкатьләр — намус, тугрылык, ата-анага ихтирам, мәхәббәт, туган илгә сөю — болар барысы да Тәнзиләнең киң офыклы иҗаты турында сөйли.
Тәнзилә Дәүләтбирдина — талантлы шагыйрә, драматург, прозаик, тәрҗемәче. Төрки халыкара әдәбиятны да баета аның әсәрләре. Ул — Төркиядә Кайгыауз Абдал исемендәге халыкара әдәби конкурс лауреаты. М. Кашгарый исемендәге халыкара хикәяләр конкурсында Башкортстан буенча лауреат исемен алды.
Шигырьләре татар, чуваш, балкар, якут hәм башка телләрдә дөнья күрде. Төрек телендәге “Кардәш каләмдәшләр”, “Gunsel Santa” (“Хәзерге сәнгать”) журналларында басылып тора. Чит илләрдә төрки телле язучылар җыентыкларында аның әсәрләре Башкортстанны лаеклы күрсәтә.
Тәнзилә Дәүләтбирдина Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясенә, hичшиксез, лаеклы әдибә.
Халисә МӨДӘРИСОВА,
шагыйрә, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.