Аның рухы шигырьләрендә, безнең йөрәкләрдә яши.
Гомер озынлыгын үлчәгәндә
Җыерчыклар ни дә, чәч нәрсә!
Шагыйрь җаны йөрәк яше белән,
Янып яшәү белән үлчәнә.
Әйе, янып-дәртләнеп яшәдең син. Сабый җанлы күңелең, горур йөрәгең, кешеләргә ышанучан гадилегең, җор сүзле, талантлы олы шәхес булуың белән әсир иткәнсеңдер мине.
Беренче тапкыр без мәрхүм шагыйрь Ринат Хәйринең хәтер кичәсендә очраштык. Бер төркем язучылар — Марат Кәримов, Ирек Кинҗәбулатов, Тамара Ганиева, Радик Хәкимҗанов белән килгән идең. Кичә тәүдә Илеш районы Мәдәният сараенда үтте, аннары пионер лагеренда районыбыз җитәкчеләре һәм сәнгать осталары белән берлектә дәвам итте.
Моннан соң ун еллап вакыт узды. Язмыш булгандыр, Уфада син мине күреп алдың да: “Рәсилә, телевизордан “Хәзинә” тапшыруында сине күрсәттеләр, бик зур эшләр башкарасың икән, синең турыда мәкалә яздым, сине очратырга булган икән”, — дидең.
Минем район ветераннар хорына “халык хоры” исемен яуларга янып-пешеп йөргән, ә сиңа “Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелгән көннәр иде. Шулай очраша башладык. Әлбәттә, сүзебез әдәбият һәм сәнгать турында иде. Бераз очрашып йөргәч, син: “Рәсилә акыллым, безнең озатышып йөрер вакыт узган, гомер тиз үтә, өйләнешик!” — дидең. Ул чакта тормышым көйсез, башта андый уй да юк, балаларымны ничек тә аякка бастыру хыялы иде. Шушылар турында әйткәч, син: “Акыллым, проблемаларыңны бергәләп хәл итәрбез”, — дип, минем тар гына иңнәремне баскан авырлыкларны, аһ-зарларымны үз иңнәреңә салдың. Әнкәемнән, балаларымнан кулымны матур итеп сорадың. Барысын да Ходай кушканча, шартын китереп өйләнешеп тә куйдык.
Шулай итеп, күңелләребез бер дулкында булып, мәхәббәтле матур тормыш башланды. Икебез дә иҗат диңгезенә чумдык. Синең бер-бер артлы матур шигырьләрең, күләмле генә китапларың чыга торды. Минем дә сәнгать өлкәсендә зур талпынуым, уңышларым, радио, телевидениедән күренү, гәзит битләрендә чыгу, балалар белән конкурсларда бер-бер артлы җиңүләр яулау башланды. Һәрвакыт бер-беребезнең уңышларына сөенеп, бер-беребездән илһам алып яшәдек.
Шулай 17 ел үтеп тә киткән. Кызым Гөлназны укытып, олы тормыш юлына аяк бастыру да тик синең өстә булды. Аның диплом эше дә “Муса Сираҗи иҗатында ил һәм халык язмышы” дигән темага иде, аны берничә төн буена икәүләп яздыгыз. Улыма да ярдәмең зур булды.
Ярдәм сорап килүче башлап язучыларны да игътибарсыз калдырмадың. Радик Мослыхов, Фәнә Минһаҗева һәм башкаларның китапларын чыгарырга булыштың, үзең әйтмешли, шигырьләрен яңадан “сөреп чыктың”.
Күркәм сыйфатларың санап бетергесез иде. Каләмдәшләреңнең уңышларына шатлана, талантлы яшь шагыйрьләргә, җырчыларга соклана идең. Безнең районның күренекле шәхесләренә багышлап та күп яздың.
Еллар бер-бер артлы үтә торды. Әлбәттә, тормыш сикәлтәсез генә бармады, ләкин мине синең акыллы кеше булып калуың сокландыра иде.
Сине якташларың да бик хөрмәт итте, юбилейларыңны югары дәрәҗәдә, зур-зур бүләкләр белән үткәрделәр. Мәртәбәле чараларда, очрашуларда, сабантуйларда республика җитәкчеләре белән берлектә катнаша һәм, әлбәттә, ялкынланып чыгыш та ясый идең. Соңгы тапкыр туймазылылар тамашачылар тулы залда зурлап 80 яшеңне уздырды.
Әлбәттә, соңгы еллардагы авыруың үзенекен итте, ләкин син түзә белдең. Район китапханәсендәге чараларда сызланып булса да катнаша идең.
Хәтеремдә, төн буе утырып яза идең дә: “Рәсилә, шигырь яздым, төзәтештер”, — дия идең. Кая инде миңа синең кебек булырга! Шулай да: “Менә бу урындагы сүзне болай үзгәртсәң”, — дисәм, син: “Шушы сүзне күпме эзләдем, ә син тапкансың”, — дип минемчә үзгәртә идең.
Танышып бераз вакыт узгач та: “Рәсилә, сиңа атап шигырь яздым, синең язмышың турында”, — дип миңа кәгазь бите суздың. Мин укып чыккач: “Бик матур шигырь, ләкин мәхәббәт турында түгел”, — дидем. “Акыллым, мәхәббәт шигырьләре язасыларым алда әле”, — дидең. Һәм шулай булып чыкты да. Син аны минем 50 яшьлек юбилеемда зур сәхнәдән укыдың. Шул шигырьне гәзит укучылар игътибарына да тәкъдим итәсем килә. “Җыр булып кал үзең дә” дип атала ул.
Сандугачны канат түгел,
Моңы чөя күкләргә.
Сине дә бит йөрәкләргә
Җыр-моңнарың күтәрә.
Дөньяга кабат тудыра
Моңлы тансык тавышың.
Җансызны да җанлы итә
Җырлардагы сагышың.
Тик үзеңә тормыш кайчак
Куйды бик күп сынавын.
Җебеп калыр чакларда да
Егет булдың — сынмадың.
Зарлардан да моң алдың син,
Булмыйдыр алай һичкем.
Кыяны болыт басалмый —
Кайгылардан син өстен.
Хисле — көчле! Бу хак сүзләр
Сиңа бик тә рас килә.
Кыенлыкны кыю җиңеп,
Яшисең син, Рәсилә!
Шуңа да бит җыр сөюче
Җан атып сиңа килә.
Юлыңа күңел хисләрен
Йолдызлар итеп сибә.
Моң белән әсир итәсең,
Моңа бит күпләр разый.
Үзе теләп әсир төште
Хәтта Муса Сираҗи.
Безгә моңнар өләшкәнгә
Нурлар уйный йөзеңдә.
Елап туган җиркәеңдә
Җыр булып кал үзең дә.
Кадерле кешем! Син киттең, ләкин күңелләребездә якты маяк булып калдың. Сине сагынып искә алмаган көнебез юк.
Оныттылар диеп үпкәләмә,
Киттең мәңге кайтмас
җирләргә.
Сине сагынып җаннар өзгәләнә
Әкияттәй айлы төннәрдә.
Синең рухыңны без, калган кешеләр, язган шигырьләреңдә яшәтәбез.
Муса Сираҗи исемен мәңгеләштерү буенча әле эш башланды. Киләчәктә Уфа һәм Туймазы шәһәрләрендә синең исемеңне йөртүче урамнар барлыкка килер, туган мәктәбеңдә синең истәлеккә тактаташ куелыр, синең исемеңдәге әдәби премия булдырылыр дип ышанып калам. Муса Сираҗи дигән талантлы шәхес мондый хөрмәтләүләргә лаек дип уйлыйм.
Рәсилә Басыйрова.
Илеш районы.