Күренекле шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Муса Сираҗиның вафатына – 1 ел.
Туган авылым башлангыч мәктәбенең 3нче сыйныфында укыганда ниндидер могҗиза белән кулыма “Һәнәк” журналының бер саны килеп эләкте. Безнең авыл зур түгел, 50ләп кенә йорттан тора иде. Башлангыч мәктәп тә, клуб кына бар. Китапханә турында радиодан ишетеп кенә беләбез. Радиосы да клуб янындагы багана башында гына сөйли. Ә электр уты безнең авылда мин 6нчыда укыганда гына яна башлады.
“Һәнәк” журналы белән шулай таныштым. Билгеле инде, аның бер сүзен дә калдырмыйча, җентекләп укып чыктым. Кайбер мәкаләләрне икешәр-өчәр кат та укыдым. Тормышыбыздагы җитешсезлекләрне шулкадәр тетеп язган фельетоннар авторларының кыюлыгына һәм осталыгына исем китте. Ә шулай да күңелемә иң ошаганы “Юлай ишәк җитәкләгән, арттан ияргән улы...” дигән шигырь булды. Авторын “Муса Сираҗетдинов” дип куйганнар иде.
Халыкта: “Өч кешене тыңласаң, дүрт төрле фикер ишетерсең” дигән әйтем бар. Автор шигырендә шушы хәлне бик матур бизәкләр белән сурәтләгән иде. Кызганыч, ул шигырьне хәзер тулысынча хәтерләмим, әмма кайбер юллары онытылмаган. Кыскасы, Юлай исемле ир ишәк җитәкләп, арттан улын ияртеп бер авыл аша үтеп баралар икән. “Ишәкне жәлләп икесе дә интегеп җәяү бара”, — дип көлгән алардан халык. Моны ишетеп, Юлай белән улы, авылны чыккач та ишәккә менеп атланганнар. “Ике ишәкне бер ишәк ничек күтәреп бара?” — дип көлгән алардан икенче авыл халкы. Моңа бик тә гарьләнгән Юлай улын ишәк янәшәсеннән җәяүләп атларга мәҗбүр иткән. “Картлач үзе атланган да җәяүләткән баласын”, — дип мыскыллаганнар өченче авылда. Шуннан соң Юлай ишәктән төшеп, улын атландырырга мәҗбүр булган. “Картаеп беткән көенә интегеп җәяү бара”, — дип кызганганнар Юлайны дүртенче авылда.
“Юлай ишәк җитәкләгән, арттан ияргән улы...” дип тәмамлана иде шигырь. Мин аны шунда ук ятлап алдым.
Авылыбыз кечкенә булса да, халык бик бердәм, тату һәм күңелле яши иде. Мәктәптә дүрт сыйныфта 20ләп укучы булып, барыбызны бер бүлмәдә бердәнбер укытучыбыз Ибраһим абый Сәетов укыта иде. Ул Бөек Ватан сугышында офицер булып катнашкан. “Вятский” гармунында ярыйсы гына уйный иде. Шуңа һәр бәйрәмдә клубта концерт куябыз. Укытучы абыебыз доклад укый, аннары без, укучылар, җырлыйбыз, биибез, яттан шигырьләр сөйлибез. Шундый бер концерт вакытында сәхнәгә чыгып, теге шигырьне яттан сөйләп күрсәттем. Халык шаулатып кул чапты. Ни сәбәпледер, әлбәттә, сөйләү осталыгым да чамалы булгандыр инде, халык ул шигырьне әкияткә тартымрак кабул итте шикелле. Шуннан соң “Әкиятче” дигән кушамат миңа бик озакка ябышты.
Шушы вакыйгадан соң Муса Сираҗетдиновның иҗаты белән даими кызыксына башладым. Тора-бара ул республикабызда билгеле каләм остасы булып үсеп җитте. Муса Сираҗига әйләнде. Радио һәм телевидениедән, сәхнәләрдән аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырый башлады.
Урта мәктәпне тәмамлагач, мине Тәтешле районы гәзите редакциясенә эшкә чакырдылар. Хәрби хезмәттән соң партия район комитетында инструктор булып та эшләдем. Сиксәненче еллар башында Карл Маркс исемендәге колхозга партком секретаре итеп сайладылар. Колхоз үзәге — Күрдем авылында. Республикабыз әдәбиятына халык шагыйре Әнгам Атнабаевны биргән һәм сәнгатебезне халык артисткасы Зинира Атнабаева белән баеткан данлы Күрдем!
1984 елның җәендә районга Уфадан шагыйрьләр Равил Шаммас белән Муса Сираҗиның килгәнен ишетеп калдым. Муса Сираҗиның шигырьләренә гомер буе гашыйкмын, Равил Шаммасның иҗатына да битараф түгелмен. Ә үзләре белән күреп сөйләшкәнем дә юк.
— Сезгә кунаклар болай да еш килеп тора. Бу юлы шагыйрьләрне Күрдемгә алып бармаска булдык, — диделәр партия район комитетында.
Райкомда 4 ел эшләп киткән егет тә инде мин. Шундый гына мәсьәләне хәл итми буламмы соң! Кунакларның сәяси мәгариф кабинеты мөдире Марат Зыятдинов белән Ленин исемендәге колхоз җәйләвендә очрашу үткәргәннән соң, Бүлкайпанда кунып каласыларын ачыкладым да, барлык актив белән җыелып, кичкә Күрдем клубында әдәби кичә оештырырга карар иттек. Төнгелеккә кунакханәне дә әзерләп куйдык. Әлбәттә, мондый шартларга Марат Зартдин улы да, кунаклар да шатланып риза булдылар.
Әдәби кичә бик җанлы үтте. Кунаклар чиратлап шигырьләрен укыды. Аларга Күрдемнең шагыйре, ферма мөдире Каһим абый Әүхәтов та кушылды. Чыгышлар концерт номерлары белән чиратлаштырылды. Халык төн уртасында гына таралды.
Ә без исә “кичә”не колхоз ашханәсендә, аннары кунакханәдә дәвам иттек. Мәдәният йортыннан баян да алып килгәч, телләребез тәмам чишелде.
Шунда мин Муса Шәрәфетдин улының 1939 елның 1 февралендә Туймазы районының Төпкилде авылында туганын, авылда җидееллык, Кандрада урта мәктәп тәмамлаганнан соң, Башкорт дәүләт университетында укуын, студент елларында ук редакция чакыруы буенча “Кызыл таң” гәзитенә эшкә килгәнен ачыкладым.
Аннары аны “Китап” нәшриятына мөхәррир итеп эшкә алалар. Берничә ел Башкорт дәүләт университетында укытучы булып та эшли.
Кунакханәдә бик озак сөйләшеп, җырлашып утырдык. Мин кайтырга чыкканда сызылып кына җәйге таң аткан иде инде.
Шуннан соң кайда гына, кайчан гына очрашсак та, Муса абый белән бик җылы күрешеп, хәл-әхвәл белешеп яшәдек. Мин 2001 елда Сибайдан Уфага кайтып, “Кызыл таң” гәзите редакциясендә эшли башлагач, дуслыгыбыз тагын да көчәеп китте. Бу вакытта ул Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсилә Басыйрова белән гаилә корып, Илеш районы үзәге Югары Яркәй авылында яши башлаганнар иде. Һәр ай саен бер-ике тапкыр парлашып редакциягә килеп йөрделәр. Муса Шәрәфетдин улы бервакытта да буш кул белән килмәде. Я яңа гына табадан төшкән шигырьләр шәлкеме алып килә, яки республиканың берәр күренекле шәхесе белән әңгәмә... Шунда ук тагын кем хакында язарга теләге барлыгы хакында да сөйләп китә. Аның белән сөйләшеп утыру үзе бер гомер иде.
Яшь аермалары шактый зур булуга карамастан, алар Рәсилә Мирзамөхәммәт кызы белән бик тату яшәделәр. Аның кызы Гөлназ да Муса абыйсын бик якын күрде. Бүгенге көндә Гөлназ Фәттахова республикада билгеле тележурналист. Башкортстан “Юлдаш” каналында эшләде. Әлегә декрет ялында. Гөлназның журналист һөнәрен сайлавында Муса Шәрәфетдин улының йогынтысы бик зур булды. Шуңа Башкорт дәүләт университетын тәмамлаганда аның “Муса Сираҗи иҗатында ил һәм халык язмышы” дигән темага диплом эше язуы һич тә гаҗәп түгел.
Миңа Рәсилә Мирзамөхәммәт кызының 55 яше уңаеннан оештырылган юбилей кичәсендә катнашу бәхете елмайды. Кичә район Мәдәният сараенда үтте. Зал тулы халык иде. Муса Шәрәфетдин улы канатлангандай очып кына йөрде. Бәйрәм бик матур, күңелләрдә озак сакланырлык булып үтте. Чөнки аның сценариен ул үзе язган иде. Мәдәният сараеннан соң бәйрәм кафеда дәвам итте. Халык таралгач, ай-ваебызга карамыйча, хуҗалар безне өйләренә алып китте.
2014 елда шагыйрь 75 яшьлек күркәм юбилеен билгеләде. Шушы уңайдан “Кызыл таң” гәзитенең 1 февраль санында “Мин белмимен Җир шарының синсез, минсез әйләнгәнен...” дигән баш астында Муса Шәрәфетдин улы белән күләмле генә әңгәмә бастырып чыгарган идем.
Муса Сираҗи бик тә нәтиҗәле эшләде. “Очрашу” дигән беренче шигырьләр җыентыгын ул 27 яшендә чыгара. Аның барлыгы егермеләп китабы дөнья күрде. Аларның күбесе шигырь җыентыклары, арада публицистика һәм балаларга тәгаенләнгән китаплары да бар.
Хезмәтенә күрә хөрмәте, дип халык бик урынлы әйткән. Муса Сираҗиның да иҗади һәм җәмәгать эшчәнлеге югары бәяләнде.
Ул — Русиянең һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Фатих Кәрим исемендәге әдәби премия лауреаты булды. Унбиш ел дәвамында башкорт һәм татар халыклары дуслыгы җәмгыятенә, ун ел буе республиканың татар мәдәнияте үзәгенә җитәкчелек итте, Башкортстан Президентының Иҗтимагый советы әгъзасы булды.
Узган ел башында Муса Сираҗи 80 яшьлек олпат юбилеен билгеләгән иде, ә көзен – 13 сентябрьдә шагыйрьнең йөрәге тибүдән туктады. Туймазы районы җитәкчеләренә зур рәхмәтләремне белдерәм. Данлы якташларын туган ягына алып кайтып, Туймазы шәһәре зиратындагы Дан аллеясына хөрмәтләп җирләүне оештырдылар. Моның өчен бик шатланган идем. Шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү максатында районда Муса Сираҗи исемендәге әдәби премия булдыру, Туймазы шәһәрендәге бер урамга аның исемен бирү һәм ул укыган Кандра урта мәктәбендә мемориаль тактаташ урнаштыруга әзерлек баруы хакында ишетеп тагын бер куандым.
Мәкаләнең башында сүз барган “Юлай ишәк җитәкләгән, арттан ияргән улы” дигән шигырен Муса абый үзе оныткан иде. Ул аның бер генә китабына да кертелмәгән. Иманым камил, аның шундый “онытылган” иҗат җимешләре байтактыр. Шуларны бергә туплап, шагыйрьнең әсәрләр җыентыгын бастырып чыгаруга әзерлекне дә башларга вакыт, минемчә.
Муса Шәрәфетдин улының тормыш позициясен “Нигә?” дигән шушы шигыре тулысынча ачып бирә кебек:
Адәм булып туу гына әле
Бирми безгә кеше исемен.
Бу җисемгә сыярга тиешле
Бар гомере, җаны кешенең.
Тар бишектән төшеп
киң дөньяга,
Узган чакта юлны гүргәчә,
Без яшәргә тиеш кешеләрчә,
Без яшәргә тиеш ирләрчә.
Тик кайчакта бөтен зиһен белән
Яхшы аңласак та без аны,
Кеше исеменә лаек булып
Кичәлмибез нигә дөньяны?
Нилектән соң берәү чак-чак кына
Абынса да шундук егыла?
Ник бәгъзебез җиңел юлны
сайлап,
Читләр кояшында җылына?
Нигә икән акыл кирәк чакта,
Алтын булыр чакта бакыр без?
Күп очракта янгын сүнгәч кенә,
Яулар үткәч кенә батыр без?
Чаңнар сугар чакта нигә икән
Яңгырамый безнең кыңгырау?
Күп мәлдә без кеше кайгысына,
Сыкравына хәтта саңгырау.
Сүзебез бар, ләкин эндәшмибез,
Күзебез бар, ләкин күрмибез.
Түрәне дә үзе юкта гына
Эттән эткә салып тиргибез.
Тилебәрән капмасак та ник соң
Әйләнәбез тиле бәрәнгә?
Без бит бик еш халык
массасы тик,
Ничек әверелик адәмгә?
Кайда хаклык,
кайда хокук безнең?
Кайчангача яшәр бу хурлык?
Кайчангача яшәр бу куркаклык?
Тормыш түбәнлеге – бу коллык?
Хәл итмәсәк бу сораулар безне
Ыргытмасмы язмыш ярына?
Кешелеккә кешелек өстәмәгәч,
Нигә кирәк без Җир шарына?
Рим ӘХМӘТОВ,
Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре,
Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты.