+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
11 сентябрь 2020, 11:40

Мар. Сәлим Борайга кайтты

Рәүфәə Галиева исемендәге район мәдәният йортында күренекле язучы-сатирик, шагыйрь, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Марсель Сәлимовның иҗат кичәсе узды.

Рәүфәə Галиева исемендәге район мәдәният йортында күренекле язучы-сатирик, шагыйрь, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Марсель Сәлимовның иҗат кичәсе узды. Залда утырган якташларын – билгеле мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләрен тәбрикләп, Марсель Шәй­нур улы бу очрашуны Борай районының 90 еллыгына багышлавын әйтте һәм моннан утыз ел элек язган һәм җырга әйләнгән “Кайтам әле Борайга” шигыре белән кичәне ачып җибәрде. Ул якташларының, дуслары­ның, “Һәнәк” журналында бергә эшләгән хезмәттәшләренең тормышыннан кызыклы хәл-вакыйгаларны хәтергә алып үтте, истәлекле фотолар күрсәтте. Шагыйрьнең әнисе – хезмәт һәм тыл ветераны, уңган колхозчы Файза апа, әтисе — Бөек Ватан сугышы яугире, кыю һәм гадел сүзле авыл хәбәрчесе Шәйнур абый турында җырлар яңгырады. Якташлары Мар. Сәлимнең туган якка багышланган шигырьләрен тәэсирләнеп тыңлады.

Сәхнәдәге зур экранда, академик Гайса Хөсәенов әйт­меш­ли, “мәшһүр көләссик­”нең юбилей кичәләреннән видео­өзекләр күрсәтелде, анда Баш­­кортстанның һәм Татар­стан­ның халык шагыйрьләре Мостай Кәрим, Равил Бикбаев һәм Роберт Миңнуллин­нар­ның чыгышлары, башкорт эстрадасы осталары Әхәт Уразмәтов (Кәтүк), Гөлсем Хәбибуллина, Вәлит Илембә­тов, Гөлзәмия Ситдыйко­ва­ларның көлкеле тамашалары күрсәтелде.
Район үзәк китапханәсе Мар.Сәлим китапларыннан күргәзмә оештырды. Үзәкләш­терелгән китапханәләр систе­ма­сының баш методисты Ирина Исмәгыйлева: “Укучылар Марсель Сәлимовны күңелле юморы һәм үткер сатирасы өчен яраталар. Безнең китап­ханәләр фондында аның барлык китаплары да бар”, – диде.
Язучы-сатирик бу юлы да район китапханәләренә Мәс­кәүдә – урыс, Казанда – татар һәм Лондонда инглиз теллә­рендә басылган яңа китапларын бүләк итте. Быел “Китап” нәшриятында башкорт телен­дә аның сатирик повесть һәм комедияләр җыентыгы – “Сайланган-җайланган әсәрләр” тезмәсенең “Тишекле таш” дигән беренче китабы дөнья күрәчәк. Бу китапка кереш сүзне башкорт әдәбияты белгече, тәнкыйтьче, филология фәннәре кандидаты Зәки Әли­баев язган. Ул бик күп халыкара премияләргә лаек бул­ган Мар. Сәлимне “юмор илчесе” дип атаган.
Чарада Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты, Язучылар берлеге рәисе Зәки Әлибаев, Борай районы хакимияте башлыгы Рөстәм Исхаков һәм аның беренче урынбасары Гемир Нуртдинов чыгыш ясадылар.
Рөстәм Исхаков: “Безнең атаклы якташыбыз тормышында һәм иҗатында нинди генә биеклекләргә ирешмәсен, һәрвакыт туган ягының патриоты булып кала. Аның кече Ватаны белән ныклы иҗади бәйләнеше бар. Марсель Сә­лимов әсәрләре юморның мәзәк кенә түгел, гыйбрәтле дә икәнлегенә ачык мисал булып тора. Туган якка кайтып, кызыклы очрашулар оештырганы өчен рәхмәт аңа!” – диде.
Район хакимияте башлыгы Марсель Сәлимовка һәм Зәки Әлибаевка район оешуның 90 еллыгына багышланган “Борай районы: игелек һәм икмәк җире” дигән китапны бүләк итте һәм аларны юбилей чараларына чакырды.
Марсель Сәлимовның беренче язмасы Борай районы гәзитендә 1961 елда басылып чыга. Ә 15 яшендә (1964) ул “Алга” гәзите үткәргән очерклар конкурсында җиңүче була.

Маргарита ГЫЙМАҖЕТДИНОВА.
Борай районы.
Читайте нас