Соңгы вакытта милли кием элеметларын көндәлек киемнәрдә дә күрергә була.
Бу, әлбәттә, яхшы күренеш, чөнки халкыбызның гореф-гадәтләре саклана, буыннан-буынга күчә дигән сүз.
Моның дәлиле булып калфак кигән татар кызларын, түшлек яки сакал таккан башкорт хатын-кызларын, түбәтәй кигән ир-егетләрне төрле чараларда очратырга була.
Шулай ук милли бизәкле футболкалар, кофталар киеп йөргән яшьләрне Уфа урамнарында да еш күрәбез. Фоторәсемдәге Уфа кызлары - апалы-сеңелле Кадрия белән Фирүзә Исламоваларны да әниләре теккән күлмәк, чиккән калфакларда еш очратырга була. Әйе, милли горурлык - милли бизәкләр аша килә.
Фото: Фирүзә Исламова.