+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
11 сентябрь 2020, 11:03

Милли музейда милли кием хакында сөйләштек

11 сентябрьдә Башкортстанда Милли кием көне билгеләнү уңаеннан республика Милли музеенда "түгәрәк өстәл" артында сөйләшү узды. Чара халыкның үзаңын һәм дөньяга карашын чагылдырган милли киемгә багышланды.

11 сентябрьдә Башкортстанда Милли кием көне билгеләнү уңаеннан республика Милли музеенда "түгәрәк өстәл" артында сөйләшү узды. Чара халыкның үзаңын һәм дөньяга карашын чагылдырган милли киемгә багышланды.

"Түгәрәк өстәл" утырышын Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары, Бөтендөнья башкортлар корылтае президиумы рәисе Эльвира Аеткулова ачты. Ул бүгенге көндә милли киемгә игътибар арта баруы хакында сөйләде. Шул ук вакытта, әлегә милли киемне өйрәнү, үстерү буенча эш җайга салынып бетмәгән. Эльвира Ринат кызы моның дәүләт югарылыгында башкарылачагын әйтте.

Республика Башлыгы Хакимиятенең идарә начальнигы урынбасары Гөлләрия Ялчыкаева быелдан елына ике тапкыр үткәреләчәк Милли кием бәйрәме хакында сөйләде. "Элек хатын-кызлар елына бер тапкыр - 8 мартта нык матур булалар иде, хәзер елына өч тапкыр купшы итеп киенәчәкләр", - диде ул.

Мәдәният министры Әминә Шәфыйкова милли кием тарихын чагылдырган архив эшләрен өйрәнүнең мөһимлеген, милли кием тегү үзенчәлекләрен аңлатып биргән уку кулланмалары чыгару һәм башка мәсьәләләр хакында сөйләде. Шулай ук, ул бүгеннән "Тамга" I халыкара башкорт милли киеме конкурсы игълан ителүен белдерде.
Әминә Ивний кызы үзе милли киемгә тартылуын әни булгач кына ныклы тойган. Картәнисеннән калган сандыкны алып, шуңа милли элементлары булган әйберләр җыя башлаган. Бүген кызы укырга милли киемдә киткән. Аны махсус тектергәннәр.

Арытаба чыгыш ясаучылар милли киемгә, аны саклау һәм заманча итүгә кагылышлы төрле аспектларга тукталып үтте.
Фото: Айгөл Юлъякшина.
Читайте нас