Шаранда милли киемгә багышланган чаралар зурлап үткәрелә. Район мәдәният йортында милли киемнәр һәм милли кием кигән курчаклар күргәзмәсе, башкорт һәм урыс милли кием элементларын әзерләү буенча осталык дәресләре үтте. Шаран тарихи-төбәкне өйрәнү музеена экскурсия оештырылды. Ярминкә-күргәзмәдә милли сувенирлар һәм халык осталары эшләгән бизәнү әйберләре сатылды.
“Шаран – күпмилләтле төбәк” дигән бәйрәм концерты һәм милли киемнәрдә парад үтте. Шулай ук, милли киемгә багышланган күргәзмә Балалар иҗаты һәм спорт үзәгендә узды. Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре истәлекле көнгә кагылышлы буклетлар таратты. Бәйрәм чаралары авылларда да узды.
Фото: sharan.bashkortostan.ru