+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
11 сентябрь 2020, 10:58

Зәвыклы да, тарихлы да!

Бүген Уфада үтәчәк чараларда Башкортстан татарлары да чагу бизәкләр белән балкыячак.Милли кием – үзе үк ниндидер бәйрәмгә ишарә. Зур тантаналарда, истәлекле чараларда киелә ул. Зәвык билгесе, тарихка бәйлелек, бер милләт вәкилләрен уртак җепкә бәйләүче, якынайтучы көч ул. Шуңа да, милли киемгә игътибар һәм ихтирам һич тә артык түгел.

Бүген Уфада үтәчәк чараларда Башкортстан татарлары да чагу бизәкләр белән балкыячак.

Милли кием – үзе үк ниндидер бәйрәмгә ишарә. Зур тантаналарда, истәлекле чараларда киелә ул. Зәвык билгесе, тарихка бәйлелек, бер милләт вәкилләрен уртак җепкә бәйләүче, якынайтучы көч ул. Шуңа да, милли киемгә игътибар һәм ихтирам һич тә артык түгел.


Бүген Башкортстанда билгеләнүче Милли кием бәйрәме уңаеннан күп­санлы тематик чаралар узачак. Шу­ларның берсе белән Башкортстан Халыклар дуслыгы йортының Бүздәк филиалында урнашкан татар тарихи-мәдәни үзәгенең баш белгече Гүзәл Гәүһәрова таныштырды:
– Бу мөһим чарага әзерлекне күптән башладык. Курчаклар тегәбез, аларның киемнәрен милли бизәкләр белән матурлыйбыз. Бу эшебез белән осталык дәресләрендә таныштырабыз. Берничә көн дәвамында хезмәт оешмаларында милли киемдә фотога һәм видеога төшү флешмобы оештырылды. Бу да халыкка бик ошый. Авылларда бу эшкә татар теле укытучылары кушылып, ярдәмләшә. Бәйрәм көнендә милли киемнәр күргәзмәгә чыгарылачак. Ә кичен Уфада узачак тантаналарга барып кушылырга торабыз. Гомумән, тарихи-мәдәни үзәгебез бик актив эшчәнлек алып бара, бер чарадан да читтә кал­ганыбыз юк. Бүздәктә узган “Бәлеш-фест” проекты күпләргә таныш, бик зур популярлык яулады. Шушы көннәрдә Уфага Җиңүнең 75 еллыгына багышланган күргәзмәгә барырга торабыз. Тырышып, күңел биреп эшлибез!
Бүздәклеләр чын күңелдән бәйрәмгә чакырып калды. Бу кызыклы чарада, әлбәттә, һәркем катнашып, халкы­бызның тарихына һәм рухи-мәдәни байлыгына үз күңел күзе белән бага ала.
Читайте нас