+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
12 Сентября 2020, 05:37

Уфада “Евразия” фестивале ачылды

Койма яңгыр да бәйрәм тантаналарына комачаулык итмәде. 11 сентябрьдә Уфада “Евразия” V халыкара сәнгать фестивале ачылды. Чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.

Койма яңгыр да бәйрәм тантаналарына комачаулык итмәде. 11 сентябрьдә Уфада “Евразия” V халыкара сәнгать фестивале ачылды. Чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.
Фестивальнең беренче көне Милли киемгә багышланган флешмоб белән ачылды. Анда бер меңгә якын кеше, шул исәптән республика театрлары, төрле оешма һәм укыту учреждениеләре вәкилләре катнашты.
Арытаба программада “Курайфест” проекты, Башкортстанның халык уен кораллары милли оркестры, “Аргымак” этно-рок төркеме чыгыш ясады. Көтеп алынган кунаклардан Русиянең халык артисты Надежда Бабкина белән аның “Русская песня” театры булды.
Чараны “Этнотөн” дәвам итте. Тыва республикасыннан “Khoomei beat” коллективы белән Удмуртиядән “Бурановские бабушки” чыгыш ясады, кичәне Русиянең атказанган артисты Пелагея тәмамлады.
12 сентябрьдә сәнгать сөючеләр Башкортстанның халык артисты Әскар Абдразаков (19.00), опера җырчысы Любовь Казарновская (20.00), популяр җырчы Петр Дранга һәм “VIVA” җыр төркеме белән очраша алачак. Коцертны Русиянең халык артисты Олег Газманов (21.20) тәмамлаячак. Ахырда бәйрәм фейерверкы булачак (22.10).

Фото: Айгөл Юлъякшина.
Читайте нас