+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
14 сентябрь 2020, 12:15

Киләсе ялыгызны ничек планлаштырасыз?

2012 елның 26 сентябрендә Башкортстанның Архангель районы Кызыл Ыргызлы авылында "Башкорт легендалары. Архангель районы" фестивале үтәчәк. Оештыручысы - республиканың Туризм буенча дәүләт комитеты һәм Архангель районы хакимияте ярдәме белән "Тәңре" экология берләшмәсе.

2012 елның 26 сентябрендә Башкортстанның Архангель районы Кызыл Ыргызлы авылында "Башкорт легендалары. Архангель районы" фестивале үтәчәк. Оештыручысы - республиканың Туризм буенча дәүләт комитеты һәм Архангель районы хакимияте ярдәме белән "Тәңре" экология берләшмәсе.

Чарага Башкортстан халкын һәм төбәк кунакларын чакыралар. Фестиваль Башкортстанның Архангель районындагы табигать (экологик, танып-белү) туризмын үстерүгә, мәдәният, этника, тарих, легендалар, географик объектлар һәм туристлык мөмкинлекләре белән танышуга юнәлтелгән, шулай ук табигатькә, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясына сакчыл караш формалаштыруга юнәлтелгән.
Фестиваль табигатьтә, Уфа шәһәреннән 100 километр ераклыкта урнашкан матур җирдә узачак, ә фестиваль өчен әзерләнгән инфраструктура Архангель районы халкы һәм туристлары өчен озак вакытлы файдалануга тапшырылачак һәм мастер-класслар, ялларны уздыру өчен файдаланылачак.

Фестивальнең тагын бер мөһим юнәлеше - халык традицияләрен һәм кәсепчелеген саклап калу. Архангель районында яшәүче төрле милләт вәкилләре тематик мастер-класслар һәм иҗади номерлар күрсәтәчәк. Осталар кул эшләре һәм фермер продукциясе ярминкәсендә үз эшләрен тәкъдим итәчәкләр. Фестивальнең үзенчәлеге Архангель районы легендалары буенча атлар ярдәмендә куелган театрлаштырылган тамаша булачак.
Фестивальгә керү бушлай, катнашучылар саны чикле булган мастер-классларга 12 сентябрьдән соң чараның социаль челтәрләрдәге аккаунтларында алдан теркәлү ачылачак.
Фестиваль Русия Президенты грантына үткәрелә.
Фестивальне оештыручылар чараның балалар белән гаилә ялына юнәлтелүенә игътибар бирә. һәм гаиләләр белән катнашырга чакыра. Шулай ук, эпидемиологик чикләүләргә дә игътибар биреләчәк, социаль дистанцияне саклауны һәм шәхси саклану чараларыннан (битлекләр һәм перчаткалар) файдалануны сорый.

Контактлар: Рина Гринберг Тел.: 8-917-340-46-69
Чараның аккаунтлары социаль челтәрләрдә:

https://www.facebook.com/LegendsOfBashkiria
https://vk.com/legendsofbashkiria
https://www.instagram.com/legendsofbashkiria

https://vk.com/regizlafest
https://instagram.com/regizlafest

Фото: bashinform.ru
Читайте нас