+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
14 сентябрь 2020, 16:50

"Ничек бар, шулай итеп истә калдырсыннар..."

Бүген яраткан җырчыбыз, якташыбыз Хәмдүнә апа Тимергалиеваның вафаты турында җанөшеткеч хәбәр килде.

Бүген яраткан җырчыбыз, якташыбыз Хәмдүнә апа Тимергалиеваның вафаты турында җанөшеткеч хәбәр килде.

Аның төрле елларда биргән интервьюларыннан иң кызыклы фикерләрен тәкъдим итәбез. Аларны "Интертат" туплаган.

"Без — тәрбияле нәсел. Үзем халык алдында булдым, гомерем җырлап үтте. Минем 51 ел буе җырлаган җырым — үзе намаз кебек ул. Әткәй — догалы кеше, мин исә вакыты җитмичә утырмыйм. Аны җиренә җиткереп, күңелең белән бирелеп эшләргә кирәк. Кеше алдында яулык бәйләп, «показуха» белән шөгыльләнүчеләрне җенем сөйми. Иман — калебемдә, Аллаһы Тәгалә — йөрәгемдә".

"Сәхнәнең шәхси тормышка бернинди катнашы юк. Барысы да кешенең үзеннән тора. Гомеремне сәхнәгә багышладым, гаилә корырга вакыт булмады, дип сөйләүне, гомумән, кабул итмим. Ул дөрес сүз түгел. Менә мин ялгыз. Ләкин ул сәхнәгә бәйле ялгызлык түгел. Тормышымда шулай килеп чыкты. Аны мин генә чишәм, минем генә эшем ул. Анда бер кешенең дә эше юк!"

"Бәхетне кеше төрлечә аңлый… Кайберәүләр, имеш, ирле, парлы булуны бәхет диләр, бу бик үк дөрес сүз түгел. Бер түбә астында гомер буе парлы булып яшәүчеләр арасында да, икесе ике якта ялгыз йоклап, эт белән мәче кебек, бер-берсенә салкын мөнәсәбәттә гомер кичерүчеләр җитәрлек.
Бәхетне тотып карап булмый, ул күңелгә, җанга рәхәт булу белән бәйле. Шушы минутларда мин сезнең белән бик бәхетле, бер сүз белән әйткәндә, миңа рәхәт!"

"Мин — татар кешесе. Явыз Иван Казан ханлыгын басып алгач, минем нәсел чукынмас өчен Башкортстан якларына күчеп киткән. Мин Казанга килмәдем, мин Ватаныма кайттым. Бу — документаль факт. Бу сорауга шуны гына әйтәм: бер кеше дә туганда татар яисә башкорт булырга дип гариза язмый. Әгәр ана теле дип татар телен саный икән, ул татар булып языла. Ана теле — башкорт теле икән, башкорт булып языла. Шул гына.

Беләсезме, башкорт белән татар арасын карьера артыннан куучылар бутый. Шигырь язып шагыйрь булып китә алмаган, җыр җырлап җырчы була алмаган ярым-йортылар ике халыкны бер-берсенә капма-каршы китерә. Минем үземә атам дисеннәр шушында, ана телемне бирмим. Ул — изге".

"Тормыш мине еламаска өйрәтте. Заманында минем уңышларымнан көнләшкән, аяк чалырга теләгән кешеләр күп булды. Әлеге басмада үземне нахакка рәнҗеткән кешеләрнең исемнәрен күрсәтергә теләгән идем. Әмма аларның күбесе гүр иясе инде. Шуңа күрә үлгән кешеләрнең рухын рәнҗетергә кирәкми. Матур күренеш булмаячак. Үткәндә калсын алар. Мин — җырчы, тамашачы күңелендә матур булып сакланып калырга телим. Ничек бар, шундый итеп истә калдырсыннар. Аллаһы Тәгалә тамашачы мәхәббәтеннән генә аермасын!"

Фото: Салават Камалетдинов.


Читайте нас