+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
17 сентябрь 2020, 13:26

"Чыңгызхан" юбилеен билгели

25 сентябрьдән 31 октябрьгә кадәр “Мирас” галереясендә легендар “Чыңгызхан” төркеменең 30 еллык юбилеена багышланган күргәзмә узачак.

25 сентябрьдән 31 октябрьгә кадәр “Мирас” галереясендә легендар “Чыңгызхан” төркеменең 30 еллык юбилеена багышланган күргәзмә узачак.
Анда рәссамнар Расих Әхмәтвәлиев, Вәсил Ханнанов, Наил Байбурин, Наил Латфуллин, Ринат Харисов, Мидәт Мөхәммәтов, Рафаэль Моратшинның эшләре куелачак.

Бу төркем 1990 елның 3 августында ул чакта әле яшь рәссамнардан оеша. Ә бүген “Чыңгызхан” – хәзерге Уфаның иҗади тормышында чагу, танылган күренеш.

1992 елда төркемне оештыручы Наил Латфуллинның үлеменнән соң, бүгенгәчә берләшмәгә Вәсил Ханнанов җитәкчелек итә. “Мирас” галереясе өчен төркем рәссамнары сәнгать дөньясының иң чагу вәкилләре исәбендә.

Рәссамнар галерея белән 1993 елдан хезмәттәшлек итә.

Фото: artageless.com
Читайте нас