16 сентябрьдә Төмәнәк авылы мәдәният йортында шәһәр һәм районның юбилеена багышланган, “Буыннарны бәйли-бәйли” дип аталган район видеоконкурсы кысаларында “Шәҗәрә бәйрәме” узды. Мәдәният йорты фойесында декоратив-кулланма сәнгать осталарының күргәзмәсе, видеоконкурс җиңүчеләренең, шулай ук Төмәнәк авылында яшәүчеләрнең шәҗәрәләреннән күргәзмә оештырылды. Мәдәният йорты каршында һәркем үзенең җәядән ук ату сәләтен тикшереп карый алды.
Филолог, педагог, тәрҗемәче, “Шәҗәрә” оешмасының Туймазы районы буенча рәсми вәкиле, видеоконкурсның жюри рәисе Альберт Исмаил конкурска тәкъдим ителгән эшләр белән таныштырды.
Күргәзмә белән танышканнан соң чарага килүчеләр тамаша залына узды. Анда Туймазы шәһәре һәм районының аерым башкаручылары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады, видеоконкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
14 яшькә тиклем балалар арасында Собханкулдан Динар Миназов белән Сабина Шәйхуллина, 35 яшьтән өлкәннәр арасында Кендектамактан Ирек Фәтхелисламов, Иске Кандрадан Юлий Кудашев җиңүче булды.
“Буыннар бәйләнеше өчен” номинациясендә Карамалы-Гобәйдән Җәүдәт Сираев, “Гаилә тарихын саклаган өчен” номинациясендә Никитинка авылыннан Анатолий Федотов, “Гаилә кыйммәтләрен пропагандалаган өчен” Татьяна Кузьменко, “Инновацияле караш өчен” Собханкулдан Алефтина Копылова билгеләнде.
Фото: Туймазы районы мәдәният бүлеге.