+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
18 сентябрь 2020, 06:00

Безнекеләр — янә җиңүчеләр сафында!

“Тамыр” телеканалыныңпромороликлары дәрәҗәле конкурсның өч бүләгенә лаек булды.

“Тамыр” телеканалының
промороликлары дәрәҗәле конкурсның өч бүләгенә лаек булды.

Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә Сокольникида узды. Эксперт жюрие составындагы телевизион промо һәм дизайн өлкәсендә билгеле халыкара экспертлар, шулай ук Русиянең PR, дизайн, кино һәм реклама өлкәсендә танылган белгечләре “Тамыр” телеканалы роликлары өчен үз тавышларын өч тапкыр бирде.

“Төбәк телевидениесенең иң яхшы проморолигы” номинациясендә “Тамыр” эше, “Москва24” телеканалыннан калышып, 2нче урынны алды. Кадрда күн беләзек ясаучы, киез сугучы, зур бәлеш пешерүче бала һәм өлкән кешенең куллары гына булган кыска һәм аңлаешлы роликлар жюрида этник матурлык, нәзакәтле яктылык һәм төс, тавыш һәм сурәт гармониясе белән истә калган.
Әбҗәлил районының Рыскуҗа авылында төшерелгән “Тамыр. Авылда” эше “Балалар программасының иң яхшы проморолигы, мультфильм, балалар фильмы яки сериалы” номинациясендә беренче урынны яулады. Шул ук ролик “Иң яхшы оператор эше (TV&digital)” номинациясендә дә иң көчлесе дип табылды. Безнең оператор Руслан Бикбаев
I урынны яулады.
— “МедиаБренд” электрон медиапроушен һәм дизайн конкурсы катнашучыларны федераль һәм төбәк дәрәҗәләренә бүлми. Биредә профессиональлек һәм талант кына бәяләнә, — ди “Тамыр” телеканалы директоры Гөлназ Колсарина. — Без хезмәттәшләребезнең бик көчле эшләре белән сокланабыз, аларның промокомпанияләренең масштабына таң калдык. “Тамыр” роликлары исә, жюри әгъзалары әйткәнчә, тирәнлеге, ихласлыгы белән күңелләрен тетрәндергән. Әйе, без призга өметләнгән идек, әмма I урынга түгел. Шорт-биттәге роликларны караганнан соң, без, адекват профессионаллар буларак, коллегаларыбызның масштаблы һәм креатив эшләре җиңәчәк дип, уйлаган идек. Мондый катгый көндәшлек шартларында беренче ике һәм бер икенче урын — безнең өчен көтелмәгән хәл. Зур жюри да, эксперт жюрие да балалар программасы промосы безнең “Тамыр. Авылда” кебек булырга тиеш, дип санадылар. Мине операторыбыз Руслан Бикбаевның җиңүе аеруча зур сөенеч булды. Балаларны төшерү аерым осталык һәм зур сабырлык таләп итә. Авыл балаларын төшерү аеруча авыр. Руслан, балаларның ышанычын яулап, аларның дөньясының бер өлеше булып, аларга комачауламый һәм аларның эчке матурлыгын тапшыра алды. Бүләкләү тантанасында без режиссер Адель Сунаргулова белән залда роликны нинди зур канәгатьләнү белән карауларын күрдек.
“МедиаБренд”ның сигезенче конкурсына 550 эш җибәрелгән иде. Быел конкурста барлыгы 50дән артык медиакомпания-каналлар, онлайн-кинотеатрлар, интернет-проектлар һәм продакшн катнашты. 2011 елда гамәлгә куелган “МедиаБренд” премиясе телевизион маркетинг, мавыктыру һәм дизайн өлкәләрендәге казанышлар өчен бирелә.

Зөһрә ИСЛАМОВА.


Читайте нас