+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
18 сентябрь 2020, 07:30

Дөнья хәйран калырлык әсәрләр язды бит ул

Унбиш елыбыз Мостай Кәримсез үтте.

Унбиш елыбыз Мостай Кәримсез үтте.

Мостафа Сафа улы Кәримов турында моңа кадәр әйтелмәгән сүзне табуы җиңел түгел. Башкортстан, Совет һәм, әле килеп, Русия әдәбиятындагы башка каләмдәшләреннән аерыбрак караганда, олуг остазыбыз хакында чагыштыргысыз күбрәк язылган, иркенләбрәк сөйләнелгән һәм классик әдибебезнең исеме, шөкер, телебездән әле дә төшми. Арытаба да шулай булсын иде, чөнки Мостай Кәрим иҗаты, аның шәхесе күңелебездән һичкайчан да сүрелергә тиеш түгел. Янә шуны да өстәргә кирәктер: Мостай Кәрим иҗаты турында башка язучылар да төпле сүзен әйткән; иҗатына күләмле монографияләр багышлап, диссертацияләр якланган.
Бүген халык шагыйре турында Русия Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, физика-математика фәннәре докторы, профессор Марат Әкъсән улы Илһамов сөйли.

— Әлбәттә, башка бик күпләр сымак ук, “Озын-озак балачак”ны укыганмын, “Ай тотылган төндә”не һәм аның пьесалары буенча куелган башка спек­такльләрне караганмын. Шагыйрь китап­лары, ә мин аларны кулыма еш кына алам, китап киштәсендә математика һәм механика фәненә кагылышлы хезмәтләр белән янәшә тора. Аның “Ашыкма килергә, картлыгым” дигән юллары кәефемә дә, хәлемә дә туры килә. Бер хезмәттәшемнең тормышында килеп чыккан четерекле хәлләр уңаеннан тирән мәгънәле шушы юлларны әйткән идем:
Таулар кешеләр шикелле —
Биек булган саен
Гомерләре бәхәслерәк,
Тормышлары кыен.
Шулай да Мостай Кәримнең иҗаты турында сүз куертырга маташмыйм. Бу минем хәлдән килә торган эш түгел. Әмма, аңлавымча, ул башкорт шигъриятен, прозасын, драматургиясен һәм публицистикасын баетты да, күтәрде дә, шуңа күрә дөнья әдәбияты һәм мәдәниятенең аерылгысыз өлешен тәшкил итә. Фәнни-техник интеллиген­циянең байтак вәкилләре аның иҗатын, мөгаен, шулай аңлыйдыр.
Хәзерге Башкорт дәүләт университеты элек К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институты дип йөртелгән заманда ул шушы институтны тәмамлаган. Университеттагы коллегаларым, Мостай Кәримгә сиксән биш яшь тулу уңаеннан, университет гәзитенә аның турында язуымны сораган иде. Тормышыбызга аның йогынтысы, рухи абруе хакында булдыра алганча яздым. Хәзерге катлаулы вакытта бу аеруча сизелә.
...Ике мең дә өченче елның икенче яртысы. Республика Президентын сайлау кампаниясе ташкын булып айкала. Сайлау ике турда үтмәкче. Әхлак кануннары, итагатьлелек турында сүз алып бару да артык. Һәммә нәрсәгә акча хуҗа. Кампаниягә милли төс бирергә тырышу күренә. Урыслар кем өчен тавыш бирәчәк? Татарлар кем яклы? Ә башкортлар? Шушы шартларда Мостай Кәрим абруеның зурлыгын, билгелелеген, интеллектының һәм ышандыра алу көчен күрсәтте — М. Г. Рәхимов өчен киң мәгълүмат чараларында актив чыгыш ясады. Менә шуның белән бәйле аның рухи остазыбыз икәнлеге турында әйттем дә инде.
Республикалар һәм өлкәләр башлыкларын сайлауны гамәлдән чыгару, хәзерге кебек, аларны тәгаенләү тәртибе төбәк дәрәҗәсендә болай да камил булмаган демократия элементларын тәмам бетерде. Әмма демократияне файдалана белмәгән өчен җәмгыятебез кыйммәт хак түли.
Властьның нинди генә икәнлегенә карамастан, аңа тәнкыйтьле мөнәсәбәттә йөрүче язучылар, галимнәр һәм башка һөнәр кешеләре һәрчак табыла. Инанулары өчен патша режимыннан да, вакытлы хөкүмәттән дә һәм Совет влас­теннан да эзәрлекләүгә дучар ителгән кеше булган, диләр. Моңа безнең замандагы мисал — А. Солженицын белән А. Сахаров.
Ә гомумән, зыялылар һәр властька да аңлы мөнәсәбәттә була. Берәүләре үз һөнәрләреннән башка эшчәнлеккә сәләтсез, шуңа күрә өендә мыжу белән генә чикләнә. Башкалары үзләрен, вакытын, дәртен, иҗат өчен талантын саклап калу, эшчәнлеге өлкәсендә мөмкин кадәр нәтиҗәләргә ирешү хакына, хакимияткә хезмәт итәргә омтыла. Бөек композитор Шостакович моңа мисал була ала. Көрәшчеләр дә, эшчәннәр дә кирәк, әлбәттә.
Мостай Кәримне республиканың алмашына килгән һәр җитәкчесе белән дә якын була алуында гаепләделәр. Хәтта талагы ташып барган көнләшү белән аңа каршы юнәлтелгән китап ишарәсе дә чыкты.
Шушы вакытта без Мостай Кәрим белән берничә тапкыр очраштык, ләкин ул әлеге китап уңаеннан кәефе кырылуын да, борчылуын да белдермәде. Аңлавымча, мондый хәлләр, аның тормышында аз булмагандыр. Күрәсең, шундый катлаулы мәлләрнең берсендә ул:
Язмыш дәрьям!
Синең чоңгылларда
(Үзем генә беләм)
Азмы хата,
Азмы шик-шомнарым,
Әрнүләрем,
Азмы гаеп, үкенүләр ята?! —
дип язды.
Мостай Кәримгә якын булуым белән мактана алмыйм. Күбесенчә аны телевидение аша күрә торган идем һәм, сирәк-саяк, Казанда үтә торган кайбер чараларда очраштыргаладым. Әмма 1991 елның азагыннан башлап без еш күрештек. Башкортстан Фәннәр академиясен оештыру өчен СССРның төрле шәһәрләреннән республиканың гыйльми учреждениеләре һәм югары уку йортлары белән аеруча тыгыз хезмәттәшлек иткән билгеле галимнәр чакырылган иде. Менә аларның берничәсенең исем-шәрифе: Н. С. Зефиров, А. А. Ильюшин, В. Г. Конарев, А. Х. Мирзаджанзаде, Р. И. Нигъмәтуллин, В. И. Осипов, Ю. А. Осипьян, Р. А. Сөнәев, Э. Р. Тенишев, К. Ф. Фролов. Алар арасында мин дә бар­мын. Моннан тыш, оештыручылар арасына, әдәбият һәм сәнгать эшлекле­ләре буларак, язучы Мостай Кәрим, рәссам Әхмәт Лотфуллин һәм, азаграк, композитор Заһир Исмәгыйлев керде. Академияне оештыру буенча бу уңайдан кергән кешеләр аның шәрәфле әгъ­залары итеп сайланды. Әйткәндәй, Мостай Кәрим академиянең шәрәфле әгъзалары итеп сайлануы сәбәпле, шаяртып, шулай сөйләгән иде: “Оныгым: “Картәти, синең белән академик арасында нинди аерма бар соң?” — дип сорый. Мин: “Табигать сәләт биргән, әмма белеме җитмәгән кеше — шәрәфле академик, ә белемле, ләкин сәләте чамалы кеше гамәли әгъза була инде”, — дип җавап бирдем.
Башкортстан Фәннәр академиясенең елына бер үткәрелә торган гомум җыелышларында Мостай Кәримне һәрвакыт президиумга чакыра килдек. Фәннәр академиясе эшчәнлегенең беренче елларында ул моңа ихлас риза була торган иде. Ләкин арытаба “гомеремдә президиумда чамасыз күп утырдым”, дип, әлеге хөрмәттән баш тарта башлады.Чыннан да, ахырынача иҗади актив булып калган кеше өчен мондый ихтирам кадерле вакытны сарыф итү генә иде шул.
2004 елда Башкортстан Фәннәр академиясендә Мостай Кәримгә 85 яшь тулуга багышлап чара үткәрергә теләгән идек. Аның шигырьләрен яхшы укучы бер артист, җырларын башкаручылар белән сөйләшеп килешеп тә беткән идек. Ләкин, шагыйрьнең вакыты булмау сәбәпле, чара кичектерелә килде һәм үткәрелми дә калды. Шагыйрьне мәк­тәпләргә, колледжларга һәм башка коллективларга чакыралар, ә ул кире кага алмый.
Мостай Кәримнең сүзе җәмгыятьтә дә, идарә итүче структураларда да төпле иде. Моны мин Фәннәр академиясендә дә, республиканың Президент советында да күреп йөрдем.
Аның белән аралашу бәхете тигәннәр шагыйрьнең ипле шаяртуны, үткен сүзне, һич көтмәгән фикерне, мәзәкләрне бәяли һәм сөйли белүен хәтерлидер. Үзеннән ишеткән яки кайдадыр укыган бер-ике мәзәкне китерим әле.
Ничектер, Мостафа Сафа улы белән театрда очраштык. Хәләлемә мактау сүзен әйткәч, минем пинжәк төймәсен боргалады да, түшемә җиңелчә төрт­кәләп, болай ди: “Элек хатын кеше өч шартта — ире яхшы, балалары елак түгел һәм өйдә утын коры булса, күркәм күренә дигәннәр”. Шартның өченчесен аңлап җиткермәвебезне күреп, ул өстәп куйды: “Утын коры икән, яккан чакта мич­тәге утка өреп, хатын чыраен кие­ренкеләми”.
Казан язучысы Гариф Ахуновның хәтерләүләрендә Мәскәү янындагы иҗат йортында Мостай Кәрим белән булган сүз китерелә. Агай-эне, гадәтләнгәнчә, кемнеңдер бүлмәсендә кичен озак кына “гүләшеп” алган. Иртәнчәк ашханәдә Мостай Кәрим башының авыртуына зар­лана икән.
— Ә минеке, менә, авыртмый, — ди Ахунов.
— Ә-әй, Гариф, аның өчен баш та кирәк бит!
Билгеле булуынча, Мостай Кәрим Рәсүл Гамзатов, Чыңгыз Айтматов, Давид Көгелтинов, Кайсын Кулиев һәм милли республикалардагы башка язучылар белән дус булган.
СССР Югары Советы депутатларын сессия вакытында “Мәскәү” кунакха­нәсенә урнаштыра торган булганнар. Мостай Кәримнең сөйләве буенча, берничә язучы-депутат номерда озак кына утырган. Эчәсе — эчелеп, ашары — ашалып бетелгән, һич нәрсә табар әмәл юк. Һәм агай-эне үзләре кебек үк депутат беренче секретарьларны кунакка чакырырга карар итә.
Шалтырата башлаганнар. Вакытның соң булуына сылтанып, берәүләре баш тарткан, икенчеләре керергә ризалык биргән. Чакыручылар аларга, куллары буш булмаган хәлдә ишекне тибеп ачарга киңәш итә икән.
Заһир Исмәгыйлевны җирләгән вакытта Мостай Кәрим, бәхилләшү сүзендә, бер хәлне хәтергә алган иде. Сөйләшеп утырганда, бәхәсләшеп китеп, Заһир әйтер дәлилләре беткәч, Мостайның башына кырлы буш стакан белән сугып алган икән. Азактан гафу үтенеп бетә алмый. Мостай исә, моннан соң башым нигәдер ачылып киткәндәй булды, дип рәхмәт әйтә.
Мостай Кәримнең минем укытучым һәм өлкән дустым, Уфа авиация институтының озак еллар ректоры бул­ган Рыфат Рәхмәтулла улы Мәүлетов белән җылы, дусларча мөнәсәбәте сокландырды. “Рыфат һәрвакыт, “мин тимер табигатьле кеше” ди торган иде. Ләкин мин моның аз гына “шыттыру” икәнлеген сиздем. Анда никадәре зур йөрәк һәм хисле күңел барлыгын белә идем бит. Ул театрны, шигъриятне, музыканы бик яратты. Укыту процессына ул әхлак тәрбиясен кертте”. Бу Мостай Кәримнең сүзләре.
— Сиңа, Марсель, шулар турында сөйләп утырам һәм күз алдыма мәдәниятебез һәм фәнебезнең бер-берсе белән бәйләнгән атаклы өч вәкиленең — Кәримнең, Исмәгыйлев­ның һәм Мәүлетовның — сыны килеп баса. Алар кебекләр хәзер бездә юк инде.
2001 елда аспирантурадагы җи­тәкчем, зур галим, гүзәл кеше — Хәмит Мөштәри турында аның йөз еллыгы уңаеннан зур булмаган китап чыгардым. Аны анык фәннәр вәкилләре гадәтләнгәнчә түгел, бәлки “кеше аңларлык” итеп язарга тырыштым. Татарстан Республикасы Президенты М. Ш. Шәймиевтан, Мәскәү, Киев академикларыннан мактау һәм рәхмәт сүзләрен ишеттем. Аларның бер өлеше үзеңнең “Формула прочности” дигән китабыңа кергән иде бит.
Китапны, кемнәрдер укып чыгар һәм фикерен әйтер дип өметләнми, Уфа белән Казандагы таныш бәгъзе язучыларга да җибәргән идем. Анда бит сүз физика-математика һәм техник фәннәр өлкәсендәге кеше турында бара. Шулай булып чыкты да. Тик Мостай Кәрим белән түгел. Яше олы һәм эше бик күплеккә карамастан, ул тиздән үк хат җибәрде. Анда: “Тәүдә бу китапны уку минем кебекләрнең хәленнән килерлек түгелдер дигән уйда идем. Ләкин аңа “чума” барган саен, миндә соклану да, гаҗәпләнү дә артты. Һәрчак теоремалар һәм формулалар белән генә эш иткән галим турында менә нинди хезмәт язарга мөмкин икән! “Яшь язучыны” классик менә шулай күтәреп җибәрде.
Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясендә, гомум җыелышта, аның тормыштан киткән әгъзаларын һәм билгеле башка галимнәрне искә алу гадәте бар. 2005 елның октябрендә, Фәннәр академиясенең президенты буларак, миңа да Мостай Кәримнең вафаты турында кайгылы хәбәр җиткерү бурычы төште.
Шуннан озак еллар үткәч, мин яшәгән Социалистик урам Мостай Кәрим урамы дип йөртелә башлады. Бер квартал ераклыкта, Башкортстан Фәннәр академиясе президиумы бинасы янында, Мостай Кәрим исемен­дәге Милли яшьләр театры бар. Гимназия аның исемен йөртә. Якташлары — чишмәлеләр, халык шагыйре турындагы истәлекне лаеклы саклау өчен күп нәрсә эшләде. Аның исеме, әлбәттә, республиканың башка тарафларында да мәңгеләштерелде.
Мостай Кәримнең иҗаты һәм исеме мәдәниятебез һәм тарихыбызның бер өлешенә әверелде. Башкортстанның халык шагыйре Александр Филиппов, Мостайга багышланган шигырендә болай дип язган иде:

Бесшабашные,
врезавшись в воздух,
Превращаются звезды в дым.
Только мы не похожи
на звезды:
Без следа на земле не сгорим.

Марсель Котлыгалләмов әзерләде.
Читайте нас