Җырчы бер әңгәмәсендә үзенең гомерлек мәхәббәте, югалтулары белән уртаклашкан.
"Авылда яшәгән вакытта минем арттан гармунчы егет йөри иде. Мин аңа кушылып җырлый идем. Аларның гаиләсендә барысы да гармунчы. Фидәрис аның исеме, исән-сау, Екатеринбургта яши. Ул мине бик яратты. Авылдан чыгып киткәндә, мин аңа: «Фидәрис, әйдә китәбез. Музыка буенча белем алабыз», – дидем, әмма ул нишләптер китмәде. Бик яхшы музыкант булыр иде.
Гастрольләр вакытында аның белән очрашып торабыз. «Эх, Фидәрис, бармадың бит», – дип әйтәм аңа. Бәлки, китмәгәненә үзе дә үкенәдер, - дип әйткән Хәмдүнә апа "Шәһри Казан" хәбәрчесенә.
- Яшь чакта кинога йөрүләр хәтердә саклана. Әниләр күрмәгәндә, абзардан ике йомырка алабыз да аны кибеткә барып тапшырабыз. Ничә тиен булгандыр инде, әмма кинога бер билетка җитә иде. Көн дә шулай итә торгач, әнкәй: «Бу тавыклар бөтенләй йомырка салмый башлады, суярга кирәк», – дигән карар чыгарды. Әй кайгырган идем.
Кино бетә, без кызлар шундук чыгып йөгерәбез. Егетләр арттан чабалар. Капка төбенә кадәр чабып киләләр дә, без өйгә кереп китәбез. Егетләр белән шулай очрашып йөреш иде. Китми торсалар, «Әткәй!» – дип бер генә кычкырам. Әтинең «Әү!» дигәненә егетләр качып бетә иде.
Гомеремнең бердәнбер мәхәббәте – беренче ирем Ягъфәр. Аның белән филармониядә эшләгән елларда таныштым. Икешәр айга гастрольгә чыгып китә идем, ә Ягъфәр Казанда кала. Мин сәхнәдән китмәдем, ә ул озак гастрольләрдә йөрүемне яратмады. Аерылышуыбызны авыр кичердем. Яңадан гаилә корганын да ишеттем, балалары бар икәнен дә...
Туганнары белән аралашып яшәсәм дә, аның турында бер дә сораштырмадым. Мәхәббәт шуның белән калды. Ә мин аны гомер буе сагындым. Йөрәгемдәге иң авыр хис булды ул. Бүгенге көндә дә хәтеремдә, төшсә сагынам.
Олыгайгач, кабат кияүгә чыктым. Ул елларда сәхнәдә күренмәдем. Кыйналып, мескенләнеп яшәдем. Үземне канатсыз коштай хис итә идем. Бер хатын-кызга да моны күрергә язмасын. Бу - минем иң зур ялгышым.
– Тормышта күпне күргән кеше буларак, мәхәббәт бар, дип әйтә аласызмы?
– Әлбәттә. Чын ярату бар ул. Әгәр дә яшьлек мәхәббәтем исән булып, яшь чагым, хәзерге акылым булса, аны үзем белән гастрольгә алып чыгар идем".