Җырчы Гөлназ Асаева инстаграмга «Инфинити» машинасы янында төшкән фотосын урнаштырган.
«Миңа тик син кирәк, сиңа тик мин кирәк. Бик күптәнге хыялыбыз чынга ашты, ниһаять», — дип язган ул.
Комментарийларда Гөлназ машинаның ире Вилдан Шәмсетдинов белән уртак милке булуын әйтә.
Яшь парны яңа машина белән котлап, ак юллар теләгәннәр. "Машинагыз котлы булсын! Исән-сау, тигез булып, бәла-казасыз йөрергә язсын», — ди алар.
Инстачыларны машинаның нинди маркалы булуы һәм бәясе дә кызыксындырган. «Эшләп, мондый машина алып булмый шул», — дип тәнкыйтьләүчеләр дә табылган.