+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
22 сентябрь 2020, 15:30

"Хәмдүнә апа исән булса, бөтенегезне куып чыгарыр иде..."

Арабыздан бик иртә киткән Хәмдүнә Тимергалиеваның җидесен уздырганнар.

Арабыздан бик иртә киткән Хәмдүнә Тимергалиеваның җидесен уздырганнар.
Бу турыда инстаграм битендә Җәвит Шакиров хәбәр иткән. «Хәмдунә апаның безнең арабыздан киткәненә җиде көн. Аның рухына кылган догаларыбыз кабул булсын», — дип язган ул.
Видеода Ришат Төхвәтуллин, Элвин Грей, Ришат Фазлыйәхмәтов, Раяз Фасыйхов, Рифат Зарипов кебек популяр җырчылар күренеп китә.
Инстаграм халкы мәҗлескә җыелучыларның телефонны кулларыннан төшермәүләренә һәм башларына түбәтәй кимичә ашка килүләренә ачуланган.
«Коръән ашына түбәтәй кияләр»;
«Ул телефонны Коръән ашында куеп торсалар әйбәт булыр иде. Ничектер догага хөрмәт күрсәтмәү бу. Бөтенләй килмәскә иде»;
«Ашта телефон тотып утырмыйлар инде. Үзләре зыялы кешеләр»; «Нәрсәгә монда куярга иде моны? Ашны болай үткәрәләрмени? Телефон белән ашта кем утыра инде?! Килешми»;
«Телефон тотып утырганчы тәсбих тартсыннар иде», — дип күпсанлы комментарийлар калдырган алар.
Бер инстачы: «Хәмдүнә апа үзе исән булса, бөтенегезне куып чыгарыр иде», — дип тә язган.
Фото: бизнес онлайн
Читайте нас