Соңгы вакыт еш кына “Ашкадар” радиосын тыңлыйм.
Шушы көннәрдә генә Риф Мифтахов турында әзерләнгән “Ижади портрет” программасын тапшырдылар. Аны игътибар белән тыңладым. Риф туган ягы, яшьлек еллары, тормыш юлы хакында кинәнеп сөйләде, үзенең шигырьләрен укыды. Тапшыруның авторы һәм алып баручысы Фәнүзә Баһаветдинова тыныч, ягымлы тавышы белән тыңлаучы игътибарын яулый. Тапшыру герое белән уртак тел табып, аны ача алды, радиотыңлаучыга кызыклы, тулы мәгълүмат җиткерде. Иҗат дөньясында кайнап яшәп өйрәнгән буынның әйтер сүзләре күп. Шундый иҗатчыларга сөйли торган микрофон булуы бик зур әһәмияткә ия.
Фәнүзә Баһаветдинова, шулай ук, минем турыда да тапшыру әзерләгән иде. Мин аның хезмәт юлын күзәтүче буларак, аны нечкә психолог, бала күңелле, олы йөрәкле, бик тырыш, уңган, киң фикерле, үз сүзле журналист, дип беләм.
“Ашкадар” радиосы студиясендә Фәнүзәнең төпле сорауларына җавап биреп, серләшеп утыру күңелемдә дулкынлану тудырды. Әле дә “Ашкадар” турында ниндидер шигырь бөреләнә, күңел кылларым моңга тулып, җыр язасым килеп тора. Шулай яңа иҗатка дәрт алып, канатланып кайттым.
Уйлап карасаң, журналист күпме иҗатчының хезмәтен, исемен мәңгеләштерә, тыңлаучыга таныта. Шөкер, радио һәм телевидениедә күпме җырларым яңгырый. Минем кебек күпме иҗатчының әсәрләре радионың алтын фондында урын ала. Һәм тапшырулар кабатлап эфирга чыга. Еллар аша күпме иҗатчының хезмәте саклана. Үзем турында эфирда тапшыру үткәннән соң шалтыратучылар байтак булды.
— Дилә апа, мин Сезнең сурәт төшер-гәнегезне белми идем. Шагыйрә, күп җырлар авторы, дип белдем, ә Сезнең зур күләмле әдәби әсәрләрегез дә күп икән, балалар өчен дә язасыз, ат яратасыз икән, — диделәр.
Фәнүзә Баһаветдинова әзерләгән “Иҗади портрет” шәлкемендә 90 яшьлек Фәния Чанышева, Таһир Ахунҗанов, Кәтибә Кинҗәбулатова, 95 яшьлек Хашим Мостаев һәм башка бик күп олы шәхесләребезнең әйткән фикерләре сүздән коелган һәйкәл булып калды.
Беребез дә якты дөньяга мәңгегә килмәгәнбез, шәхесләребезне онытмый “Ашкадар” радиосы журналистлары. Шуларның берсе — тынгысыз иҗатчы, үз эшенең остасы, быел үзенең гомер китабының 55нче битен тутыручы, шул исәптән аның төгәл 30 елын республиканың сәнгать һәм әдәбият дөньясына армый-талмый хезмәт итүче, тапкыр, бай телле журналист Фәнүзә Баһаветдинова Шаһит Ходайбирдин исемендәге югары премиягә лаек дип исәплим.
Дилә БУЛГАКОВА,
Кырмыскалы районының Мөхәммәтсәлим Өметбаев исемендәге премия лауреаты, шагыйрә.