Әле һаман исән-саусыз кебек,
Авылымның солдат хатыннары.
Сез юк инде хәзер бу дөньяда.
Җиңел булдымыни тормыш йөген
Сыңар иңгә салып тартулары?!
Әйе, без — ирләрен, улларын, кайберләре кызларын да Бөек Ватан сугышында югалткан аналарны да, аларның әтисез калып, коточкыч кыенлыклар, кайгы-хәсрәтләр күргән сугыш чоры балалары белән аралашып яшәгән буын вәкилләребез.
Яраланып яки исән-сау туган якларга кайтканнарының да тормышы җиңелдән булмады. Ачлык-ялангачлык, көндәлек авыр хезмәт — һәр гаилә өчен табигый хәл иде ул чорда. Кайсыларына шигырьләр багышлаганым булды, мәкаләләр дә язгаладым. Нигә аларның сөйләгәннәрен язып калмадым икән, дип үкенәм хәзер. Бәлки, әле дә соң түгелдер. Азаеп баралар шул һәрберсенең язмышы аерым китап итеп язарлык апа-абыйларыбыз.
Күренекле шагыйрә, журналист Зөһрә Котлыгилдинага рәхмәтемнең чиге юк! Ул үз йөрәге аша үткәреп, тетрәнеп укырлык калын-калын өч китап чыгарды: ун ел элек — “Сугыш балалары — тарих яралары”, 2015 елда — “Сугыш яралаган бала чак” дөнья күрде. Алар китап кибетләрендә күренеп кенә калды. Халык ихлас язылган тормышчан әсәрләрне ярата шул. Мондый җанлы сөйләшүләрдән укучылар үзләренең бала чагын, үсмер чорын хәтерли, яшьрәкләре чагу образлар, чын хәл-вакыйгалар аша илебезнең сугыш һәм аннан соңгы тормышын, халкыбызның көндәлек хезмәт батырлыгын күз алдыннан үткәрә.
Бик авыр чакларда да Кеше булып калу, изгелеккә-яхшылыкка омтылу, иртәгәсе көнгә өмет белән яшәү Зөһрә Котлыгилдина геройларының булмышында. Алар — безнең әти-әниләребез, күршеләребез, танышларыбыз. Ватанпәрвәрлек, гаделлек, күңел сафлыгы, түземлелек... Гомумән, киләсе гасырларда яшәячәк халыклар өчен дә иң югары кешелек сыйфатлары белән үрнәк булырлык буын вәкилләре бит алар. Үз геройларының нәкъ шундый икәнлеген исбат итә ул һәрбер истәлектә.
Беренче китап чыккач, Зөһрәгә хатлар ява башлый. Күпләр рәхмәт әйтә, кайсылары үзенең якыннарының тормыш юлын бәян итә. Шагыйрә, журналист хәтерләүләрнең кешеләргә бик тә кирәкле иҗат төре икәнлегенә инана. Хат аша да, командировкаларда да яңа геройларын эзләп таба. Икенче китап шулай туа.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгына да укучылар өчен яңа бүләк әзерләде ул. Бәйрәм алдыннан авторның “Сугыш балалары сөйли” дигән яңа китабы дөнья күрде. Исеме үк әйтеп тора — Зөһрә Сәлимҗан кызы тәүге ике публицистик китабы тематикасына тугры калган, җыентык тыл ветераннарының һәм сугыш балаларының хатирәләреннән тора. Бу жанр геройны укучыга ныграк якынайта, минемчә. Һәркемнең тел стиле дә, хәл-вакыйгаларга карашы да тойгы-кичерешләре дә сыламый-буямый гына табигый килеш бирелә. Ничек бар — шулай итеп герой үзен-үзе ача.
Биш ел буена язылган китапка 125 фаҗигале язмыш кертелгән. Гади хатирә генә түгел, сызландырып, уйландырып, кайчак сокландырып та менә дигән әдәби әсәрнең чагу образлары булып истә кала китап геройлары. Җыентыкның тарихи кыйммәте дә бәяләп бетергесез. Чит илләрдә генә түгел, хәтта Русиядә яшәүчеләр арасында да Совет халкының коточкыч фашизмны җиңүдәге хәлиткеч ролен юкка чыгарырга тырышучыларга бигрәк тә кире каккысыз дәлилле җавап та шушындый җанлы мисаллар. “Алар укыймыни мондый китапларны?!” — диючеләр дә бар. Шулай да хәзерге заманда мөмкинлекләр күп: төрле телләргә тәрҗемә итеп, бөтен дөньяга төрле аралашу челтәрләре аша да таратып була. Урысчага, инглизчәгә тәрҗемә итеп үзебездә дә бастырып чыгарылса, күбрәк укучыларын табар иде. Киләчәк буыннар бу фаҗигале һәм фидакарь чорны чынбарлыгында күз алдына китерсен өчен кирәк мондый эш. Ватанпәрвәрлек, кешелеклелек сыйфатларын шәхси үрнәкләр аша күңелләргә җиткерүнең тәрбияви роле бәяләп беткесез бит.
“Сугыш балалары сөйли” китабы республика Хөкүмәтенең Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиясенә тәкъдим ителде. Әле булса йөрәк яна: моңарчы да ике тапкыр шушы исемгә тәкъдим ителгән иде авторның лаеклы әсәр-ләре. Сәбәпләре табылгандыр: әмма аңа бирелмәде.
“Йәншишмә” (элекке “Башкортостан пионеры”) балалар гәзитендә эшләп пенсиягә чыккач та актив иҗат итә Зөһрә ханым. Әле сөйләп үтелгән җыентыклар һәм шигырь китаплары — әйткәннәремә дәлил. 40 еллык чорда күпме үсмерләргә журналистика юлыннан китәргә ярдәм итте ул. Журналистика ветераныннан иҗат канатларына көч-дәрт алган “кошчыклары” эшләмәгән бер генә редакция дә, радио-телевидение каналы да юктыр хәзерге көндә.
Кыскасы, күренекле шагыйрә, журналист, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөһрә Котлыгилдинаның исеме конкурста җиңүчеләр арасында мотлак булыр, дип ышанам.
Гөлфия Юнысова,
Башкортстанның халык шагыйре,
Һәдия Дәүләтшина исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.