Бүгенгедәй хәтеремдә, 90нчы елларда Башкортстан радиосына бер төркем яшьләр килде. Шуларның берсен Фәнүзә Баһаветдинованы музыкаль редакциягә эшкә чакырдым. Беренче көннәрдән үк ул үзен җыр дөньясы белән кызыксынган, җырчыларның репертуарын яхшы белгән оста мөхәррир итеп күрсәтте. Үз булмышын, дәрәҗәсен үстерүгә зур игътибар бүлде. Тавышы ягымлы, микрофонга ятышлы, кирәк интонацияне дөрес сайлый белә. Бу сыйфат безнең эштә бик тә мөһим.
Шулай мәктәптә эшләп йөргән Фәнүзәгә мин, әйдә радиода эшләп кара, дигән идем. Хәзер инде 30 ел гомер узып киткән, Фәнүзә һаман шул эшендә һәм яңа тапшырулар әзерләү өчен материаллар туплауда. Тынгысыз, әмма күңелле эшкә бирелеп, гомер акканын да сизми, күптән түгел 55 яшен каршылады. Әле эшләп йөргән “Ашкадар” радиосының эфирга чыга башлавына быел 10 ел. Фәнүзә бу каналга тәҗрибә туплаган журналист буларак үсеп килде. Аның хезмәт юлында радионың балалар, яшьләр редакцияләре, Радио-2 (хәзерге “Юлдаш”), Башкортстан телевидениесенең “Сәлам” иртәнге программасында туры эфирда эшләү. Берсеннән-берсе җаваплы хезмәт. Һәр сүзеңне уйлап әйтергә, кызыклы геройлар табып эшләргә кирәк. Фәнүзәнең күңеленә бу өлкә бик тә ятты. Дәртләнеп эшли ул.
Журналистика ветераны буларак, мин бүген дә радиотапшыруларны тыңлап барам. Әйтергә кирәк, Фәнүзә Баһаветдинова әзерләгән “Иҗади портрет” тапшыруы югары дәрәҗәдә әзерләнә, бай эчтәлекле. Анда катнашучы һәркем эчкерсез сөйләшә. Мин үземнең замандашларымны, бергә эшләгән коллегаларымны тыңлап шатланам. Алар арасында Рәсимә Кәримова, Ирек Кинҗәбулатов, Кәбир Акбашев, Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин, Шәүкәт Макулов, Рим Хәсәнов, Хәлил Ишбирдин, Равил Шаммас һәм башка бик күп иҗатчыларның гомер һәм хезмәт юлы хакында тапшырулар шәлкемен тулыландыра бара. Фәнүзә геройларын нык белеп, бөтен күңелен салып эшли, шуңа да әйткән сүзе тыңлаучыга барып җитә.
Шушы арада билгеле педагог, Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры Миләүшә Мортазина турында “Иҗади портрет” программасын тыңладым. Бер тында үтте тапшыру, “Фәнүзә —өлгергән журналист” дип бәяләдем. Аның өчен шатландым, чөнки аны үземнең укучым дип тә кабул итәм. Өлкән буынның киңәшләрен дөрес тоткан, тапшыруларын төпле һәм җитди әзерли. Шуңа да аның чыгышын радиотыңлаучы көтеп ала.
Журналист күргән-белгәнен генә бәян итәргә тиеш түгел, халык энҗеләрен табып, музыка сәнгатен тоеп, сәнгать кешесен ишетү, аны аңлау, ача алу мөһим! Бу уңайдан, Фәнүзә Баһаветдинова әзерләгән тапшырулар уңышлы килеп чыга һәм радионың алтын фондын тулыландыра бара.
Республика мәдәниятен үстерүгә саллы өлешен кертүче, радио тыңлаучыларның ихтирамын яулаган журналист Фәнүзә Баһаветдинованың хезмәте Ш. Ходайбирдин исемендәге республика премиясенә лаек дип теләктәшлек белдерәм.
Фәния СӨЛӘЙМАНОВА,
Башкортстанның халык артисты һәм атказанган мәдәният хезмәткәре, Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты, ветеран журналист.