Шушы көннәрдә интернетта күпләр Алсуның яңа фотосына сокланды – сылашып торган кара бәрхет топ һәм итәк кигән җырчы “Пой без правил” тапшыруында төшкән вакытын фанатларына күрсәтте. Эстрада йолдызының зифа буй-сынын күреп, аның иҗатын яратучылар сорау бирде: “Күпбалалы әнинең гәүдә авырлыгы нинди соң?”. Алсу озак көттерми, бер тартынусыз җавап та бирде: “172 сантиметр, 57 килограмм”.
Менә шулай. Изоляция дә җырчының матурлыгына зыян салмаган, димәк.