+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
26 сентябрь 2020, 11:25

Башкортстан актерларының бердәм базасы булдырылды

Башкортстанның билгеле режиссеры Айнур Әскаров Абдразаков исемендәге “Башкортостан” киностудиясе белән берлектә “100 лиц Башкортостана” дип исемләнгән яңа проектны гамәлгә ашыра башладылар.

Башкортстанның билгеле режиссеры Айнур Әскаров Абдразаков исемендәге “Башкортостан” киностудиясе белән берлектә “100 лиц Башкортостана” дип исемләнгән яңа проектны гамәлгә ашыра башладылар.
Проектны гамәлгә ашыру Башкортстан Башлыгының мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә бирелүче гранты аркасында мөмкин булды.
Ел дәвамында Башкортстанның төрле төбәкләрендә яшәүче актерлар махсус студиягә килеп, һөнәри техника ярдәмендә һәм режиссер җитәкчелегендә үзе хакында сөйләде. Һәр интервьюдан мини-фильм булдырылды. Актерның видео-визиткасы аның шәхси портфолиосына, режиссерлар портфеленә кертелә,ңшулай ук барлык дөнья күрә алган актерлар базасы формалаштырыла.
Фото: Башортстанның Мәдәният министрлыгы
Читайте нас