Ул яраткан кызның исемен диңгез ярында комга язып куйганнар.
Ул язылучыларыннан бирем сорады. Берсе җырчыга ошатып йөргән кызының исемен комда язарга кушты. Ришат аптырап калмады, бик язар идем дә, ләкин монда ком юк шул, таш кына, дип җавап бирде.
Хәзер Ришатның фанатлары бу Алиянең кем икәне турында баш вата инде, барысы да Карачурина турында уйлаганнардыр, мөгаен. Ә җырчы үзе бу хакта сүз кузгатмады.