21 сентябрьдә Арслан Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт драма театры әйдәүче актеры белән хушлашты. Башкортстанның атказанган артисты Марс Итбаев 50 яшендә якты дөньядан китеп барды.
Актерның хезмәттәшләре әйтүенчә, ул пневмониядән интеккән, соңгы көннәрен дәваханәдә, ясалма сулыш алу аппараты астында үткәргән.
Марс Салават улы 1970 елда Уфада туган. Әтисе – танылган режиссер Салават Итбаев. Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын, Рифкать Исрафилов курсын тәмамлаган. Юллама буенча Сибай театрына эшкә җибәрелгән һәм анда 30 елга якын эшләгән.
Айгөл Юлъякшина.