Фәрит Фаткуллинга “Авыргазы районының шәрәфле шәхесе” дигән мәртәбәле исем бирелде.
Үткән җомга көнне Толбазы авылында ветераннар оешмасының отчет-сайлау җыелышында район хакимияте башлыгы Зөфәр Идрисов каләмдәшебезгә тантаналы шартларда бу турыдагы таныклыкны һәм махсус тасманы тапшырды.
“Авыргазы районының шәрәфле шәхесе” исеме үткән гасырның туксанынчы еллар уртасында булдырылган. Шуннан бирле ул районның социаль-икътисади, мәдәни-рухи үсешенә аеруча зур өлеш керткәннәргә бирелә.
Бу исемлек Авыргазыда туып-үскән, шушында яисә башка урыннарда фидакарь хезмәт салган шәхесләр исәбенә елына бер-ике кешегә тулыланып килә. Алар арасында — Русиянең газ сәнәгате флагманнары булган “Уренгойгазпром” һәм “Оренбурггазпром” берләшмәләренең генеральный директоры булып озак еллар эшләгән Рим Сөләйманов белән Василий Николаев, республика күләмендә югары вазыйфалар башкарган Миңнерәис Усманов, Мәгасүм Ягафәров, Рафаил Диваев, Социалистик Хезмәт Герое Рәшит Диваев, СССР Югары Советы депутаты булып сайланган Роза Кучкарова һәм башкалар.
Әле телгә алынган һәм алынмаган вазыйфалар биләүче байтак кына авыргазылы туган төягенә озак еллар буе матди ярдәм күрсәтеп килде һәм килә. Район җитәкчелеге аларны гына түгел, яшь якташларында ватанпәрвәрлек, патриотлык тойгылары тәрбияләүдә үз өлешен кертүче журналистның хезмәтен дә югары бәяли.
Районның Корманай авылында туып-үсеп, урта мәктәптән соң ике ел ярым шушындагы Габдулла Тукай исемендәге колхозда эшләгән, армия хезмәтеннән кайтып, өч ел район гәзите журналисты булган һәм 1975 елның гыйнварыннан алып әлегәчә “Кызыл таң”да эшләүче Фәрит Фаткуллинга якташларының ихтирамы зур. Мәсәлән, 1996 елда Галимҗан Ибраһимов исемендәге район премиясе булдырылгач, данлыклы башкорт шагыйре Рәшит Назаров һәм күренекле чуваш язучысы Александр Савельев белән бергә безнең хезмәттәшебез дә аның тәүге лауреатлары булып танылды.
Үткән җомгадагы тантанада әйтелүенчә, “Кызыл таң”ның әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, өч премия лауреаты, берничә китап авторы Фәрит Фаткуллин ярты гасыр дәвамындагы журналистлык эшчәнлегендә, төп вазыйфаларына зыян китермичә, туган районының тарихи шәхесләре турында әледән-әле язып, Авыргазыда үткән мөһим чараларны матбугатта объектив һәм тәфсилле яктыртып килә.
Быел “шәрәфле шәхес” исеменә лаек булган тагын бер авыргазылы — республикабызда киң билгеле ветеран Рифхәт Нагаев. Әйткәндәй, аның 85 яше уңаеннан “Кызыл таң”ның 15 сентябрь санында Фәрит Фаткуллинның зур күләмле мәкаләсе басылып чыкты.
Хезмәттәшебез Фәрит Фаткуллинны чын күңелдән абруйлы бүләге белән котлыйбыз! Нинди эшкә тотынса да – китап чыгарсынмы, иҗади бәйгедә катнашсынмы, теләсә нинди темага мәкалә язсынмы – ул һәрвакыт зур уңыш казана. Без, “Кызыл таң”чылар өчен ул – энциклопедик белемле зур шәхес, аның исемен һәрвакыт югары сыйфат, зур профессиональлек төшенчәләре белән янәшә куярга өйрәнгәнбез. Аның һәр сорауга дәлилле җавабы әзер, дистәләгән еллар элек узган вакыйгаларны да нечкәлегенә кадәр яхшы хәтерли ул. Аны ихтирам итмәгән кеше юк. Шунысы мөһим – Фәрит Миңнулла улы зур дәрәҗәләргә ирешеп тә, сабырлык, тыйнаклык үрнәге булып тора, кечелекле булып кала. Арытаба да аңа иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек телибез!
Айгөл Юлъякшина.