+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
7 октябрь 2020, 19:16

Рида Фәхрисламованың кул арты җиңел!

Хөрмәтле сәнгать сөюче дусларыбыз! Яңа рубрика ачып җибәрәбез. Ул "Татар сәхнәсе" дип атала. Биредә Башкортстанда театр дөньясына хезмәт иткән татар актерлары турында мәгълүмат тупламакчыбыз.Беренче героебыз - ачык йөзле, шат күңелле актриса Рида Фәхрисламова. Ул уйнаган рольләр һәрчак уңышлы булган кебек, аның белән башланган рубрикабыз да популярлык яулар, дигән өметтәбез.

Хөрмәтле сәнгать сөюче дусларыбыз! Яңа рубрика ачып җибәрәбез. Ул "Татар сәхнәсе" дип атала. Биредә Башкортстанда театр дөньясына хезмәт иткән татар актерлары турында мәгълүмат тупламакчыбыз.
Беренче героебыз - ачык йөзле, шат күңелле актриса Рида Фәхрисламова. Ул уйнаган рольләр һәрчак уңышлы булган кебек, аның белән башланган рубрикабыз да популярлык яулар, дигән өметтәбез.


"Татар сәхнәсе: Рида Фәхрисламова"

Рида Фәгаметдин кызы Фәхрисламова – Уфа “Нур” татар дәүләт театрының әйдәүче актрисасы. Аскын районының Билгеш авылында 1978 елның 24 гыйнварында туган.

Үз авылында - 8 еллык, аннары күрше Кашка авылында урта мәктәп тәмамлаган. Стәрлетамак мәдәният-мәгърифәт техникумына театр коллективы җитәкчесе белгечлеге буенча укырга кергән. Бер елдан Уфа дәүләт сәнгать институтына махсус курс җыелуын ишетеп, анда күчә. 2000 елда бу югары уку йортының театр факультеты актер бүлеген тәмамлый.

Башкорстанның Милли яшьләр театрында хезмәт юлын башлап җибәрә. Бер елдан Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрына күчә һәм анда өч ел дәвамында матур образлар гәүдәләндерә.

2004 елның 5 февралендә Рида Фәхрисламова Уфа “Нур” татар дәүләт театрына эшкә килә һәм бүген дә бу театрда эшли. “Хатын түгел, аждаһа” спектаклендә (Д. Салихов) – Әзифә, “Тыкрыкта булды бу хәл”дә (З. Хәким) – Рәкыйга, “Коеп куйган фәрештә”дә (Э. Ягудин) – Лилия, “Һинд кызы”нда (Г. Каюмов) – Мәмдүдә, “Американ” комедиясендә (К. Тинчурин) – Дилбәр, “Галиябану”да (М. Фәйзи) Бәдига һәм башка бик күп матур образлар тудыра.

Башкортстанның атказанган артисты (2020 ел).
Гаиләле, Камилә исемле кыз үстерә. Уфада яши.

Фото: Рида Фәхрисламова
Читайте нас