+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
9 октябрь 2020, 13:30

Гөлназ Асаева: "Уф, кем инде бу?"

Татар-башкорт эстрадасын яратучылар Гөлназ Асаева һәм Вилдан Шәмсетдиновның тормышын бик теләп күзәтә.

Татар-башкорт эстрадасын яратучылар Гөлназ Асаева һәм Вилдан Шәмсетдиновның тормышын бик теләп күзәтә.

Кичә җырчы үзенең Истаграммында аудиторияне кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Кыз Вилли белән ничек танышуы, балаларны планлаштыруы, дуэтлары бармы-юкмы икәнлеге турында сөйләде.



- Инстаграмда таныштык. "Уф, кем инде бу?" дип уйладым башта, аннары концертта күрдем, ул танышырга маташты, бераздан хат алыша башладык. Һәм менә ике ел инде бер-беребезнең җенен чыгарабыз, - диде Асаева.



Артистка билгеләп үткәнчә, яңа өйләнешкән ир белән хатын балаларын әлегә планлаштырмый – алар Ходай кушкач барлыкка киләчәк. Тиздән пар уртак дуэт чыгарырга планлаштыра.



Исегезгә төшерәбез, 2020 елның июлендә Гөлназ беркем дә көтмәгәндә Вилдан Шәмсетдинов белән никахы турында хәбәр итте. Пар рәсми рәвештә мөнәсәбәтләрен законлаштырмаган әле, Асаева фанатларга ире белән туй өчен яраклы датаны сайлый алмауларын әйтте.



Фото: shahrikazan.ru
Читайте нас