Кыргыз-миякәлеләр Русия Президенты грантларына лаек булды.
Агымдагы елның февралендә Президент грантларының беренче конкурсында җиңүче проектлар билгеле булды. Русия буенча бирелгән 9308 башлангыч арасында Башкортстаннан 57 проект җиңде. Җиңүчеләр исәбендә Миякә районы үзәк китапханәсенең балалар китапханәсе базасында мөмкинлекләре чикле балалар очен инклюзив “Изгелек үзәге” проекты да бар. Әлеге проектның бәясе – 741382 сум.
Бу проект заманча технологияләрне һәм халык кәсебен киңәйтүгә, терапия йогынтысын күрсәтүгә, декоратив-гамәли сәнгатьне тергезүгә һәм саклауга, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны туган төбәк мәдәниятен өйрәнүгә җәлеп итүгә юнәлтелгән.
Проектны тормышка ашыру барышында балалар китапханәсе каршында керамика, балчык терапиясе, нәфис гобелен, чеканка белән шөгыльләнү өчен остаханә булдырылды. Китапханә, ком терапиясе, арт-йога өчен кабинет җиһазландырылган.
Русия Президенты грантларын бирү буенча икенче конкурста “Фантазерлар” балалар мультстудиясе проекты җиңү яулады. Әлеге проектның бәясе — 819 мең сум. Максаты — авылда беренче “Фантазерлар” инклюзив мультстудиясен булдыру. Әлеге проект арт-терапия ярдәмендә мөмкинлекләре чикле балалар һәм үсмерләргә терапия йогынтысын күрсәтү, мөмкинлекләре чикле балаларга һәм аларның гаиләләренә “Фантазерлар” мультстудиясен оештыру юлы белән социаль ярдәм күрсәтү, мульттерапия, балчык һәм ком терапиясе ысулларын кулланып, мультфильмнар рәвешендә социаль тарихлар булдыруга юнәлтелгән. Проектны тормышка ашыру барышында “МультиМир” анимацион фильмнар фестивале оештырылачак һәм уздырылачак, анда проектны оештыручылар аны тормышка ашыру барышында эшләнгән мультфильмнарны күрсәтәчәк.
Пандемия аркасында кичектерелеп килгән чара, ниһаять, 2 октябрьдә тормышка ашырылды. Бу көнне китапханә каршындагы мәйданчыкта иртәннән алып җыр-моң яңгырады, чагу костюмнардагы мультфильм геройлары килгән кунакларның кәефен күтәрде. Миякә районы мәдәният йорты артистлары һәм китапханәдә шөгыльләнүче балалар концерт номерлары күрсәтеп, бәйрәм мохите тудырса, көзге кояш та аеруча җылы нурларын сипте.
Үзәкне ачу тантанасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның ата-аналары, Миякә районы хакимияте башлыгы урынбасары Светлана Мөхәммәтшина, мәдәният бүлеге җитәкчесе Хәлил Махиянов, район оешмалары җитәкчеләре, Башкортстанның сукырлар өчен махсус китапханәсе вәкиле Гөлшат Солтанморатова, Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә директоры урынбасары Алия Фәтхетдинова, Миякә районында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар җәмгыяте рәисе Илмира Ибраева, миякәлеләр катнашты.
Миякә үзәк китапханәсе директоры Светлана Гомәрова тантананы ачып, чыгышында болай диде: “Бүген без сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен үзәк ачабыз. Безнең районда ул юк иде әле. Биредә балалар белән шөгыльләнү, аларның сәләтен үстерү өчен барлык мөмкинлекләр бар. Димәк, үзенчәлекле балалар үзләренең яшьтәшләре белән тулыканлы аралаша алачак. Ә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларның ата-аналары профессиональ ярдәм алачак.
Үзәк, ким дигәндә, 50 балага исәпләнгән. Балалар балчыктан әвәләргә, рәсем ясарга, җырларга һәм тагын бик күп кызыклы һәм файдалы нәрсәләргә өйрәнәчәк. Үзәкне ачу өчен бик күп эш башкарылды. Проектны эшләүчеләргә — Рита Шәяхмәтова һәм Гөлназ Шәяхмәтовага ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Үзәкне оештыру Миякә районы хакимиятенең, финанс идарәсенең актив ярдәме белән мөмкин булды. Барысына да бик зур рәхмәт. Дөньяда игелекле кешеләр булуына тагын бер кат инандык”.
Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә директоры урынбасары Алия Фәтхетдинова директор Ю. Ураксинның котлау хатын укыды, үзәк китапханә коллективының нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт хаты һәм бүләк итеп китаплар тапшырды.
Башкортстанның сукырлар өчен махсус китапханәсенең ялны оештыру бүлеге мөдире Гөлшат Солтанморатова болай дип билгеләде: “Без Башкортстанда Миякә районында беренче инклюзив үзәк ачылуга бик тә шатбыз. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләүче коллегаларыбызның эшен күрәбез, алар – үз эшенең осталары. Һәм без, үзәкнең үзенчәлекле балалар өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын, аларның ни дәрәҗәдә ярдәмгә, мәхәббәткә мохтаҗлыгын аңлыйбыз һәм беләбез. Бу үзәккә балалар йөреп, яшьтәшләре белән аралашып, һәр көн нинди дә булса яңалык белерләр дип өметләнәбез”. Гөлшат Гафур кызы үзәккә аудиокитаплар бүләк итте һәм үзәк китапханәсе коллективына Рәхмәт хаты тапшырды.
Миякә районында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар җәмгыяте рәисе Илмира Ибраева мондый үзәкнең районда бик кирәк булуын һәм аның ачылуын бик озак көттек, дип ассызыклады.
— Миякә районында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 110 бала бар. Әлбәттә, аларның барысы да бу үзәктә шөгыльләнә алсын өчен махсус транспорт кирәк булачак. Без инде китапханәчеләр белән сөйләштек һәм районны берничә зонага бүлеп, шунда яшәгән балаларны билгеле бер көндә монда алып килеп, шөгыльләндерергә уйлыйбыз. Моның өчен район хакимияте балаларның “БлагоАРТ” үзәге дәресләренә йөрүен оештыру өчен махсус транспорт бүлеп бирер дип өметләнәбез, — диде.
Тантаналы рәвештә тасманы кискәннән соң, ата-аналар балалар белән үзәк буйлап экскурсия ясады. Монда аларга мавыктыргыч осталык дәресләре күрсәтелде.
“Проектны финанслау төгәлләнгәннән соң, ул үз эшчәнлеген дәвам итәчәкме?” — дигән сорауга Миякә үзәк китапханәсе директоры Светлана Гомәрова болай дип җаваплады:
— “БлагоАРТ” үзәге һәм “Фантазерлар” мультстудиясе проектны финанслау төгәлләнгәннән соң да эшен дәвам итәчәк. Киләчәктә дә авыл җирендә инклюзив белем бирү практикасын алга этәрү һәм киңәйтү мөмкин булачак. Республика һәм Русия буенча тәҗрибә алмашырга, яңа партнерларга чыгарга планлаштырабыз. Проектлар кысаларында сатып алынган барлык җиһазлар киләчәктә дә шушы эшчәнлек өчен файдаланылачак. Үзәкнең һәм мультстудиянең алга таба эшләве өчен өстәмә финанслау чыганакларын эзләячәкбез. Әйткәнемчә, арабызда игелекле кешеләр бихисап, шуңа күрә дә бу эшнең дәвамлы булачагына минем шигем юк”.
Проектларны тормышка ашыручылар яхшы гамәлләр башкаруны максат итеп куйган. Алар башкарган эш нәтиҗәсендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар яңа белемнәрне үзләштерәчәк. Бу инде һәр баланың укуда, иҗатта, яшьтәшләре белән аралашуда үзен күрсәтә алуга ышанычын арттырачак. Киләчәктә арт-терапия технологияләрен кулланып тернәкләнү узган балаларның бер өлеше, бу юнәлеш буенча һөнәри белем алып, лаеклы эшкә урнашу мөмкинлегенә ия булып, үз куллары белән ясаган эшләнмәләрне сатып акча да эшли алыр әле. Ә бу инде, дөньяга килгән һәркемнең бәхетле булуына бер адым.
Зөһрә ИСЛАМОВА.