+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
9 октябрь 2020, 09:40

Әле безгә бик тә кирәк сез, яшьләр өчен олы терәк сез!

Өлкәннәр турында хәстәрлек Башкортстанда үткәрелүче дәүләт сәясәтендә өстенлекле юнәлеш булып кала.

Өлкәннәр турында хәстәрлек Башкортстанда үткәрелүче дәүләт сәясәтендә өстенлекле юнәлеш булып кала.

Октябрьнең беренче көнендә Русиядә, дөньяның күп кенә башка илләрендәге кебек үк, Халыкара өлкәннәр көне билгеләнә. Ул 1991 елдан Халыкара дәрәҗәдә үткәрелә.

Быел COVID пандемиясе бөтен дөньяны тетрәндерде, яшәү рәвешебезне үзгәртте. Бу афәттән, тәү чиратта, өлкәннәребезне сакларга, якларга кирәклеген аңладык. Чөнки вирус таралу вакытында аеруча өлкән яшьтәге кешеләргә хәвеф янавы ачыкланды. Шуны исәпкә алып, республикада күп эшләр башкарылды. Мәсәлән, волонтерлар өлкән яшьтәге мохтаҗ кешеләргә азык-төлекне, даруларны, көнкүреш кирәк-яракларын өйләренә китереп бирде.

Әлбәттә, бу эш — океандагы бер тамчы гына. Иң акыллы, тормыш тәҗрибәсе туплаган кешеләребезгә тагын да нәтиҗәлерәк социаль ярдәм күрсәтү һәм өлкәннәрне санлы технологияләр белән колачлау кирәк. Барлык социаль, икътисади һәм гуманитар чаралар өлкән яшьтәге кешеләрнең ихтыяҗларын һәрьяклап исәпкә алырга тиеш.

2020 елдагы Халыкара өлкәннәр көне җәмәгатьчелек игътибарын янә бер тапкыр олы яшьтәгеләрнең сәламәтлеген саклау мәсьәләсенә юнәлтте. Күрүебезчә, ковид чиренә өлкән яшьтәгеләр тизрәк бирешүчән. Шуны исәпкә алып, республика Башлыгы Радий Хәбиров пандемия чорында өлкәннәребезне озайлы үзизоляциягә җибәрде. Бу, мотлак, аларны яклау һәм хәстәрләү чарасы буларак эшләнде.

5 октябрьдә Радий Хәбиров коронавирус таралу куркынычына бәйле югары әзерлек режимы турындагы указга янә үзгәрешләр кертте. Документның яңа редакциясе нигезендә, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә, азык-төлек, дарулар сатып алу, элемтә салоннарына мөрәҗәгать итү, бакча һәм дача участокларына, зиратларга бару очракларыннан тыш, үзизоляция режимын үтәргә киңәш ителә. Пенсионерларга, шулай ук, табиб күрсәтмәсе буенча гриппка каршы вакцинация үтәргә ккиңәш ителә. Эш бирүчеләргә хәвеф төркеменә кергән хезмәткәрләрне гриппка каршы вакциналаштыру, шулай ук, башка хезмәткәрләр арасында гриппка каршы махсус профилактика үткәрү өчен акча бүлү мөмкинлеген карарга кушыла.

БМО мәгълүматларына караганда, соңгы унъеллыкта дөнья халкының составы кискен үзгәрде — 1950 елдан 2010 елга кадәр уртача гомер озынлыгы 46дан 68 яшькә кадәр артты һәм, фаразланганча, агымдагы гасыр азагына 81 яшькә җитәчәк. Хәзерге вакытта дөньяда 60 яшьтән өлкәнрәк 900 миллионнан артык кеше исәпләнә, ә 2050 елга андый кешеләр саны ике миллиардка җитәчәк, бу дөнья халкының 20 процентын тәшкил итәчәк. Өстәвенә, белгечләр фаразларына караганда, 2050 елга кешелек тарихында беренче тапкыр дөньяда 60 яшьтән өлкәнрәкләр балалар саныннан күбрәк булачак.

Болар барысы да өлкән яшьтәге кешеләрнең ихтыяҗларына һәм проблемаларына аерым игътибар бирергә кирәклеге турында сөйли.

Дөнья дәрәҗәсендә дәүләтләр җитәкчеләре кешеләрнең озаграк яшәүләрен генә түгел, тормышларын тагын да сыйфатлырак, төрлерәк, тулыканлырак итәргә тырышырга тиеш.

Халыкара өлкәннәр көне билгеләнгәндә ел саен төрле фестивальләр, конференцияләр һәм конгресслар, хәйрия акцияләре уза. Шундый хәйрия акциясе быел Уфа шәһәренең Сипайлово бистәсендә дә үтте. Аны “Сәйяр” эстрада театры, “Сипайлово” торак хуҗалыгы идарәсе бәйрәмнең партнеры һәм спонсоры булган “Стройиндустрия” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять белән берлектә оештырды.

Бәйрәмнең нәкъ биредә үткәрелүе дә юкка түгел. Монда күптән түгел генә гаражлар торган. Аларны күчереп, зур эш башкарылган, ихата төзекләндерелгән, агачлар, чәчәкләр утыртылган, ял өчен эскәмияләр куелган. Хәзер инде монда балаларга уйнар урын, гаилә белән ял итү өчен барлык уңайлыклар да бар. Бу эшләр “Башкортстан ихаталары” программасы кысаларында башкарылган.

“Бердәм Русия” партиясенең Октябрь районы буенча урындагы җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Альвира Зөбәерова, “Сипайлово” торак хуҗалыгы идарәсе директоры Әлфис Гәрәев, “Стройиндустрия” җәмгыятенең генеральный директоры Марат Ситдыйков бәйрәмдә катнашып, шушы матурлыкны булдыруга үз өлешләрен керткән һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткерде, Рәхмәт хатлары тапшырды һәм аңа сакчыл карашта булырга чакырды.

Бәйрәм чарасына өлкәннәр дә, балалар да күпләп җыелган иде. Балалар өчен аерым программа төзелеп, аниматорлар шук малай һәм кызлар белән кызыклы һәм мавыктыргыч уеннар уйнады. Балаларның шатлыклы көлүләре тирә-якка ямь өстенә ямь бирде.

Бу көнне кояш та җир өстенә җылы нурларын сипте. Менә шул көзнең матур, чагу мизгелендә ачык һавада оештырылган концерт программасы бәйрәмгә җыелучыларның күңелләрен тагы да җылытты, ә илаһи моң һәркемнең йөрәгенә үтеп керде. Башкача булырга да мөмкин түгел иде, чөнки тамашачылар алдында “Сәйяр” эстрада театры җитәкчесе, Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты, Бөтенсоюз эстрада конкурсы лауреаты Идрис Кәлимуллин, аның белән тормышта да, сәхнәдә дә кулга-кул тотынышып бергә атлап баручы, “Сәйяр” эстрада театры солисты, скрипкачы, Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Кәлимуллина, театр солистлары, татар-башкорт эстрадасының чагу йолдызлары Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар чыгыш ясады. Һәр артистның чыгышы көчле алкышларга күмелде.

— Өлкәннәр көненә багышланган хәйрия концертында катнашырга бик теләп ризалаштык. Без барыбыз да шушы көнгә — Өлкәннәр көненә барабыз. Шуңа күрә аларны хөрмәт итәргә тиешбез. Ә икенчедән, бүген Музыка көне дә бит. Без бу көнне мотлак үз моңыбызны, җырларыбызны тамашачыларга бүләк итәргә тиешбез, дип уйлыйм. Мондый ихата бәйрәмендә без беренчегә катнашабыз. Шулай булса да, кайда гына чыгыш ясасаң да, шул ук тамашачы безне каршы ала. Икенчедән, шәһәрдә яшәүче кеше буларак, ихаталарыбыз матурлануына без бик тә шатбыз. Республика җитәкчелеге юлларны, урамнарны, йорт яны ихаталарын матурлауга аеруча зур игътибар биргәнлеге, чит төбәкләрдә, илләрдә йөреп кайтканнан соң бигрәк тә күзгә чалына. Бу чарада катнашуыбызга, тамашачылар белән очрашуыбызга без бик тә шат, — диде Рөстәм Галиев.

— “Сәйяр” эстрада театры менә шушындый ихата бәйрәмнәрендә 2000 еллардан бирле катнаша. Бүгенге чара да иң якты, җылы бәйрәмнәрнең берсе ул. Башкача булырга да мөмкин түгел, чөнки бу безнең картәни-картәти, әнкәй-әткәйләрнең бәйрәме бит. Шуңа күрә дә монда халыкчан җылы мохит.

Форсаттан файдаланып, оештыручыларга зур рәхмәтләремне белдерәм. Мин үзем дә шактый еллар шушы бистәдә яшәдем, бәлки, шуңа күрә дә Сипайлово миңа бик тә якындыр. Монда гади халык яши, әгәр дә син аларга яхшылык эшләсәң, алар сине күккә күтәреп чөяргә әзер тора.

Әйтеп үтүемчә, мондый бәйрәмнәрне ел да үткәреп, катнашып килгәнлектән, инде “Сәйяр” театрын көтеп алалар. Менә бүген дә хат язып, рәхмәтләрен җиткереп, үзләре яраткан җырларны башкаруымны үтенгәннәр. Димәк, бу бәйрәм халык өчен кирәк һәм ул тансык. Әйе, мондый чараны үткәрергә беркем дә беркемне дә мәҗбүр итми. Арабызда киң күңелле, юмарт җитәкчеләр, эшкуарлар булганда тормышыбыз тагы да ямьләнә, — диде Идрис Кәлимуллин.

Бу җылы, матур чара Идрис Кәлимуллин башкаруында Рамил Чурагулов сүзләренә Рим Хәсәнов иҗат иткән “Рәнҗетмәгез әнкәйләрне” җыры белән тәмамланды. Бу искиткеч матур җыр яңгыраганда күпләрнең күзләре яшьләнде. Әйе, өлкәннәрнең кадерен белеп, аларның тормышын лаеклы итеп, хөрмәт, игътибар һәм ихтирамга төреп яшәтергә һәркайсыбыз бурычлы.



Зөһрә ИСЛАМОВА.
Читайте нас