Уфа “Нур” татар дәүләт театры кичә, 9 октябрьдә, яңа иҗат мизгелен Мөдәрис Багаев пьесасы буенча “Бер мәл шәһәрдә” спектакле премьерасы белән ачты. Режиссеры - Башкортстанның атказанган артисты Илдар Вәлиев.
Спектакль башланыр алдыннан, театр җитәкчелеге һәм чакырылган кунаклардан соңгы вакыйгалар һәм яңалыклар хакында ишетеп белдек, пандемиягә бәйле кичектерелеп килгән бүләкләү тантанасы да узды.
Башлыча тамашачыларны театрның директоры Фирзәт Габидуллин сәламләде:
- Бездә бүген көтеп алынган бәйрәм. Озак ял иткәннән соң, ниһаять, рәсми ачылабыз. Театрда спектакльләр сентябрьдә үк куела башлады. Сезне бик нык сагындык. Бүген театрыбызга килгәнегез өчен нык рәхмәтлебез! Зур яңалык – өр-яңа баш режиссерыбыз бар!
Азат Җиһаншин сәхнәгә чакырылып, аңа режиссер танытмасы тапшырылды. Аны күптән түгел алган абруйлы бүләге - Башкортстанның халык артисты исеме белән дә тәбрикләделәр.
Мәдәният министры урынбасары Рәнис Алтынбаев, сәнгать сөючеләрне тәбрикләп, яңа көчләр белән башланып киткән яңа иҗат мизгелендә уңышлар теләде. Рәнис Рәис улы театр артистларына: Вилдан Мисбаховка - мәдәният министрлыгының Мактау грамотасын, Альберт Шәйхетдиновка, Ленария Хаҗиева, Руслан Хисаметдинов белән Эльмир Хәертдиновка Рәхмәт хатлары тапшырды.
Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Римма Үтәшева да тәбрикләү сүзләренә кушылды:
- Бик матур вакыйга. Бик сагынып килдек. Республика көне алдыннан сезон ачылу бигрәк тә күңелле. Театр безнең барыбызга да кирәк. Ул телебезне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклый. Бүген күп теләгән тамашачылар килә алмады, чөнки без сакланырга тиеш. Киләсе елда театрның 30 еллыгын үткәрәчәкбез, зур эшләр булачак. Уңышлар телибез!
Римма Әмир кызы Айрат Фатыйхов белән Гөлнур Усмановага Корылтайның Рәхмәт хатларын тапшырды.
Арытаба котлауларны Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы рәсми вәкиле Альфред Дәүләтшин дәвам итте:
- Барчагызны да нурлы “Нур” театрының яңа мизгеле ачылу белән котлыйм. Театрга, артистларыбызга, театр хезмәткәрләренә милләтебез алдында күрсәткән олы хезмәтләрен искә алып, сәнгатьне һәм мәдәниятне саклап үстерүгә керткән өлеше өчен Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән рәхмәт җиткерәбез.
Конгресс медале белән - Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Резида Фәхруллина, Рәхмәт хатлары белән - Әнисә Дубина, Гөлнур Усманова бүләкләнделәр.
Башкортстанның атказанган артистлары Мәхмүт Фатыйхов белән Миңнинур Сәетова-Гыйззәтуллинаны - Татарстанның атказанган артисты, Рида Фәхрисламова белән Альберт Шәрәфетдиновны Башкортстанның атказанган артисты исемнәре бирелү белән котладык.
“Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә - Ирина Ганиева, “Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә - Альберт Шәйхетдинов, “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә - Миңнинур Сәетова-Гыйззәтуллина, “Иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә Азат Вәлиуллин бүләкләнделәр.
“Ел актеры” Марат Хәсәнов булды.
Уфаның Октябрь районы хакимияте исеменнән Мактау грамоталары - театр артистлары Ленария Хаҗиева белән Чулпан Раяновага, музыкаль редактор Александр Карташовка тапшырылды.
Арытаба сүз артистларның үзенә бирелде. Иҗат мизгеленең беренче премьерасын карадык. Арытаба да театрга уңышлар телик!