«Букбиткәем, азрак китаплар укыштыр, кеше киемен тикшереп ятканчы», — дип җавап бирә җырчы.
«Гөлназ, яшьләрчә киенгәнсең, бик әйбәт! Шулай да тәнкыйтьне күтәрергә өйрән. Һәр кеше үз фикерен яза, сез дулап җавап биреп тә куясыз», «Абау сеңлем, шундый матур кызга начар җаваплар бирү килешми. Гомер барышында һәрчак мактап кына тормаслар, гаепләүләр дә була», «Акчасы беткәндер инде, трассага чыккан бит», «Фашистлар кия торган ботинка кигән!», «Фигура шәп!», «Бирешмә, Гөлназ!», «Артистларның күбесе шулай дорфа җавап бирә. Гомер ишетмәгәнне ишетәсең. Берәр ошамаган нәрсә язсаң, маймыл кебек озын битлесе дә ишетмәгәнеңне ишеттерә. Ямьсез артистларга да „матур“ дип язалар. Һәр адымнарын, карабодай белән тавык итен ашаганнарына да реклама ясыйлар. Кемгә кирәк инде ул, ә?», — дип язган инстачылар.
"Озын битлесе" каты чәпи шул...
Фото: "ВКонтакте"