+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
13 октябрь 2020, 18:23

“Мәдәни мирас” кемгә эләгер?

Быел “Мәдәни мирас” XV юбилей премиясен бирү буенча Бөтенрусия конкурсы игълан ителде. Премия ел саен конкурс нигезендә Русия Мәдәният министрлыгы тарафыннан тапшырыла. Быел конкурсның темасы - “Русиянең архитектура һәм археология һәйкәлләре: саклау, популярлаштыру һәм яңарыш”.Быел “Мәдәни мирас” XV юбилей премиясен бирү буенча Бөтенрусия конкурсы игълан ителде. Премия ел саен конкурс нигезендә Русия Мәдәният министрлыгы тарафыннан тапшырыла. Быел конкурсның темасы - “Русиянең архитектура һәм археология һәйкәлләре: саклау, популярлаштыру һәм яңарыш”.

Быел “Мәдәни мирас” XV юбилей премиясен бирү буенча Бөтенрусия конкурсы игълан ителде. Премия ел саен конкурс нигезендә Русия Мәдәният министрлыгы тарафыннан тапшырыла. Быел конкурсның темасы - “Русиянең архитектура һәм археология һәйкәлләре: саклау, популярлаштыру һәм яңарыш”.

Конкурста катнашу өчен фән, мәдәният, мәгариф эшлеклеләре, туган якны өйрәнүчеләр, җәмәгать оешмалары вәкилләре, шәхси һәм юридик берәмлекләр – мирас объектлары милекчеләре, реставраторлар, архитекторлар, археологлар, дизайнерлар, меценатлар, хәйриячеләр, волонтерлар, журналистлар, язучылар, рәссамнар, артистлар чакырыла.

Конкурска дәгъва кылучының соңгы берничә ел дәвамында гражданлык һәм мәдәни архитектура объектларында (тарихи торак биналар, усадьба һәм сарай комплекслары, дини төзелеш, сәнәгать архитектурасы, дачалар, ландшафт һәм бакча-парк архитектурасы объектлары) эшчәнлеген тасвирлаучы гаризалары кабул ителә.

Конкурс кысаларында махсус “Яңа буын” номинациясе бирелә. Бу номинация лауреатлары өчен яшь бусагасы - 33 яшь. Бу номинациядә яшь сәнгать белгечләре, археологлар, архитектор-реставраторлар, музей хезмәткәрләре, шәһәр төзүчеләре, туган якны өйрәнүчеләр һ.б. гаризалар һәм кушымталар премия сайтында урнаштырылган форма буенча тутырылган электрон рәвештә кабул ителә ала.
Премия сайты: http://культурноенаследие.рф/form

Конкурста җиңүчеләргә “Мәдәни мирас” премиясе лауреаты исеме, Русия Мәдәният министрлыгының бүләкләре, лауреат дипломнары һәм грамоталары бирелә. Конкурсның икенче турын узган, ләкин лауреат исеменә лаек булмаган дәгъвачыларга конкурс номинанты исеме, номинант дипломы һәм Русия Мәдәният министрлыгының грамотасы тапшырыла.

Белешмә: 15 ел эчендә конкурста Русиянең 60 субъектыннан, Украина, Казахстан, Молдова, Көньяк Осетия һәм Латвиядән 1200 гариза кабул ителде. 350дән артык кеше лауреат һәм номинант булды.

Фото: lipetskmedia.ru
Читайте нас