“Уйный белмим... Актриса түгелмен”, - ди Башкортстанның халык артисты Рәсимә Гайфуллина. Бусы нинди яңалык тагын? Чын сүзләрме? Ничек инде уйный белми? Ә без барыбыз да яраткан бихисап рольләр? Уйный белмәгәнгә туганмыни алар? Аптырамагыз! Актриса сәхнә турында сөйләми. Әйтүенчә, ул тормышта актриса була белми.
"Бу сыйфатым үземә авырлыклар да китергәне бар. Бигрәк дөреслек яратам шул, кылана белмим. Яшь чагымда дөреслекне яратуым прокуратура өлкәсенә эшкә килүемнең сәбәпчесе дә булды. Миннән яхшы юрист чыгар иде, дип уйлыйм. Әмма язмышымны театр сәнгате белән бәйләдем һәм моңа һич тә үкенмим", - ди ул.
Чынлап та, Рәсимә Гайфуллина – сәхнә өчен туган шәхес. Башкортстан татарларының театр артистларын барлау йөзеннән булдырылган “Татар сәхнәсе” рубрикасын дәвам итеп, бүген без Рәсимә Риф кызы белән танышабыз.
Рәсимә Риф кызы Гайфуллина – Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы. 1964 елның 4 маенда Башкортстанның Салават районы Лаклы авылында туган. Урта мәктәп тәмамлаганнан соң, Салават районының Малаяз Мәдәният йортында эш башлый, “Юрүзән” халык биюләре ансамбле солисты була. Арытаба Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультеты актер бүлегенә (Габдулла Гыйләҗев классы) укырга керә. Аны тәмамлап, республиканың ул чакта Яшь тамашачы театры, әле Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрына эшкә чакырыла.
“Нур” театрында 1991 елдан эшли. Төрле жанрдагы рольләр башкара. Классик, характерлы, комедияле рольләрне бер үк югарылыкта җиңел уйный, җырлау таләп ителгән рольләрне дә үзе башкара. 2002 елда – Башкортстанның атказанган, 2011 елда - Башкортстанның халык, 2019 елда Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек була. Шул ук елда татар милләтенә кылган олы хезмәтләре өчен Бөтендөнья татар конгрессы медале белән бүләкләнә.
Төп эше белән беррәттән, “Юлдаш” һәм “Шәрык” радиоларында эшли, Русия һәм чит ил кинофильмнарына тавыш яздыруда катнаша. Өч кинода төшә. Соңгысында - Татарстанда төшерелгән "Исәнме сез?" фильмында төп рольләрнең берсен уйный. Татарча һәм башкортча иркен сөйләшә. Актив җәмәгать эшлеклесе. Зөлхизә (“Мәхәббәт һәм нәфрәт”, Зәйнәп Биишева), Сәрвәр (“Башмагым”, Т. Гыйззәт һәм Җ. Фәйзи), Зәкия (“Ямьсез тормыш”, Ф. Сәйфи-Казанлы, Синьора Капулетти (“Ромео һәм Джульетта”, У. Шекспир), Мәвия (“Адашкан күңел”, М. Фәйзи), Хәбирә (“Иреңне миңа сат”, Н. Гаетбаев), Рима (“Әниләр һәм бәбиләр”, Т. Миңнуллин), Әзифә (“Хатын түгел – аҗдаһа”, Д. Салихов), Хәмдия (“Бер мәл шәһәрдә”, М. Багаев) һәм башка кабатланмас образлар тудырды.
Уфада яши. Гаиләле. Рөстәм исемле уллары бар.