Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы Ленария Хаҗиева белән кайчан очрашма, “Иң яхшы көн бүген!” - ди ул. Кояш чыкса – урамда йөрү, яңгыр яуса – балалар белән өйдә күңел ачу өчен уңайлы вакыт аныңча. Балалар өйдә дистанцион укуга күчеп харап була, дип бөтенесе кайгырышканда Ленария: “Ниһаять, кызым һәм улымны туйганчы күреп, ярата алам”, - дип сөенде.
Пандемия безне өйләргә куып керткәндә ул, көн-төн Интернет аша осталык дәресләрен карап, белемен арттырды. Ул һәрчак шулай – нәрсәдән дә сөенеч таба белә, тормышның уңай якларын эзли һәм күрә. Башкортстан татарларының сәхнә осталарын барлау өчен булдырылган “Татар сәхнәсе” рубрикабызның чираттагы кунагы - менә шундый позитив кеше.
Ленария Фәнәви кызы Хаҗиева – Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы. 1974 елның 14 июнендә Башкортстанның Борай авылында туган. Урта мәктәптән соң Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультеты актер бүлегенә укырга керә, аны 1999 елда тәмамлый (Р. Исрафилов курсы).
Хезмәт юлын “Нур” театрында башлый. 2002 елда, кияүгә чыгып, Мәскәүгә күченеп китә, бер елдан Русия театр сәнгате академиясе – Театр сәнгате дәүләт институтының (ГИТИС) театр белеме факультетына укырга керә. Аны
2008 елда тәмамлый. Мәскәүдә балалар театр студиясендә һәм “Давыдково” реабилитация һәм коррекция үзәгендә эшли.
2012 елда, Уфага кайтып, янә “Нур” театрында эш башлый. 2013-18 елларда Хабенскийның Уфадагы балалар театр студиясендә эшли. Театр каршында эшләп килүче балалар театр студиясенә җитәкчелек итә.
Төрле елларда Ольга (“Три сестры”, А. Чехов), Серафина (“Раба своего возлюбленного”, Лопе де Вега), Гөлчирә (“Әниемнең ак күлмәге”, Ш. Хөсәенов), Римма (“Көтмәгәндә булган хәл”, Э. Яһүдин), Әдилә (“Туй алдыннан”, Х. Вахит), Зөлфия (“Балконнан төшкән мәхәббәт”, Н. Гаетбаев) һәм башка образларны оста гәүдәләндерде.
Фото: Ленария Хаҗиева