“Нур” театры XXIX иҗат сезонын ачты.
Уфа “Нур” татар дәүләт театры 9 октябрьдә яңа иҗат сезонын Мөдәрис Багаев пьесасы буенча “Бермәл шәһәрдә” спектакле премьерасы белән ачты. Режиссеры – Башкортстанның атказанган артисты Илдар Вәлиев.
Спектакль башланыр алдыннан, театр җитәкчелеге һәм чакырылган кунаклардан соңгы вакыйгалар һәм яңалыклар хакында ишетеп белдек, пандемиягә бәйле кичектерелеп килгән бүләкләү тантанасы да узды. Тамашачыларны театрның директоры Фирзәт Габидуллин сәламләде.
— Бездә бүген көтеп алынган бәйрәм. Озак ял иткәннән соң, ниһаять, рәсми ачылабыз. Театрда спектакльләр сентябрьдә үк куела башлады. Сезне бик нык сагындык. Бүген театрыбызга килгәнегез өчен нык рәхмәтлебез! Зур яңалык — өр-яңа баш режиссерыбыз бар! — диде ул.
Азат Җиһаншин сәхнәгә чакырылып, аңа режиссер танытмасы тапшырылды. Аны күптән түгел алган “Башкортстанның халык артисты” исеме белән дә тәбрикләделәр.
Мәдәният министры урынбасары Рәнис Алтынбаев, сәнгать сөючеләрне тәбрикләп, яңа көчләр белән башланып киткән яңа иҗат сезонында уңышлар теләде. Рәнис Рәис улы театр артистларына: Вилдан Мисбаховка — Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасын, Альберт Шәйхетдиновка, Ленария Хаҗиевага, Руслан Хисаметдиновка, Эльмир Хәертдиновка Рәхмәт хатларын тапшырды.
Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте Советы рәисе Римма Үтәшева да тәбрикләү сүзләренә кушылды:
— Бик матур вакыйга. Бик сагынып килдек. Республика көне алдыннан сезон ачылу бигрәк тә күңелле. Театр безнең барыбызга да кирәк. Ул телебезне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклый. Бүген теләгән күп тамашачылар килә алмады, чөнки без сакланырга тиеш. Киләсе елда театрның 30 еллыгын билгеләячәкбез, зур эшләр көтә. Уңышлар телибез! — диде ул.
Римма Әмир кызы Айрат Фатыйхов белән Гөлнур Усмановага Дәүләт җыелышы-Корылтайның Рәхмәт хатларын тапшырды.
Арытаба Бөтендөнья татар конгрессының бүләкләре тапшырылды.
Конгрессның “Татар халкы алдында зур казанышлары өчен” медале белән — Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Резида Фәхруллина, Рәхмәт хатлары белән Әнисә Дубина һәм Гөлнур Усманова бүләкләнделәр.
Башкортстанның атказанган артистлары Мәхмүт Фатыйхов белән Миңнинур Сәетова-Гыйззәтуллинаны — Татарстанның атказанган артисты, Рида Фәхрисламова белән Альберт Шәрәфетдиновны Башкортстанның атказанган артисты исемнәре бирелү белән котладык.
“Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә — Ирина Ганиева, “Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә — Альберт Шәйхетдинов, “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә — Миңнинур Сәетова-Гыйззәтуллина, “Иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә Азат Вәлиуллин бүләкләнделәр.
“Ел актеры” дип Марат Хәсәнов табылды. Уфаның Октябрь районы хакимиятенең Мактау грамоталары — театр артистлары Ленария Хаҗиева белән Чулпан Раяновага, музыкаль мөхәррир Александр Карташовка тапшырылды.
Арытаба сүз артистларның үзенә бирелде. Иҗат сезонының уен-көлкегә, җыр-моңга бай беренче премьерасын карадык. Киләчәктә дә театрга уңышлар телик!
Айгөл ЮЛЪЯКШИНА.