Кичә Башкортстан җәмәгатьчелеге виртуоз баянчы Айнур Фатыйхов белән хушлашты. Соклангыч музыкантны Уфаның Көньяк зиратына җирләделәр.
Айнур Фатыйховның гомере 37 яшендә өзелде. Яшь, искиткеч талантлы кешенең вакытсыз дөньядан китүенә ышануы да авыр. Баянчының дуслары, якыннары, туганнары билгеләвенчә, Айнур ачык күңелле, тормышны яратучы, шаян һәм оптимист ир-егет булган.
Ул 1983 елның 22 февралендә Уфада Башкортстан Республикасының булачак халык артистлары – билгеле виртуоз баянчы Халит Фатыйхов һәм нәфис сүз остасы Лилия Фатыйхова гаиләсендә туган. 2001 елда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты каршындагы музыка мәктәбен баян классы буенча тәмамлый.
1997 елда Айнур “Дөнья кубогы” Халыкара баянчылар конкурсында VII урын ала. Уку елларында да күп халыкара конкурс-фестивальләрдә җиңүләр яулый: 1994 елда – Санкт-Петербургтагы Андреев исемендәге Халыкара конкурста өченче, 2001 елда шул ук конкурста беренче урын ала, 1999 елда Октябрьский шәһәрендә халык инструментлары республика конкурсында Гран-прига лаек була.
Укыганда ук талантлы егетне Башкортстанның һәм Татарстанның популяр сәхнә йолдызлары Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Габделфәт Сафин һәм башкалар эшкә чакыра башлый.
2007 елда Айнур үзен җырчы сыйфатында да сынап карый, альбомын чыгара. Баяннан тыш, курайда, төрле гармуннарда, аккордеонда, тальянда, кубызда уйный.
Башкорт һәм татар эстрадасында яшьтән киң танылу яулаган егет сәхнәдә гаиләсе белән дә искиткеч чыгышлар ясап, тамашачыны таң калдырды. Әтисе Халит Шәех улы – баянчы, әнисе Лилия Гарифулла кызы – нәфис сүз остасы, абыйсы Илшат – шулай ук оста баянчы. Бу соклангыч гаилә ансамблен халык бик яратып, һәрвакыт бик җылы кабул итте.
Вакытсыз өзелгән яшь гомер, зур талант иясенең дөньядан китүе бик тетрәндергеч. Айнурның әле яулыйсы уңышлары, ишетәсе алкышлары, күп шатлыклы мизгелләре алда иде... Якыннарына бу кайгыны кичергәндә Ходай ярдәм бирсен. Тыныч йокла, Айнур!
Җырчы Айдар Галимов: “Айнур кебек егетләр дөньяга еш тумый. Укытып кына кешене мондый баянчы ясап булмый. Аның таланты Ходайдан иде. Ул музыка белән яшәде. Кызганыч, якты йолдыз сүнде...”
Җырчы Илһам Вәлиев: “Ул гений иде, бу шиксез. Искиткеч талант. Андыйларны еш очратып булмый...”
Җырчы Әнвәр Нургалиев: “Чын виртуоз, аның үз дөньясы бар иде, ул барысын да үзенчә аңлап, кабул итте. Төрле яклап үсешкән кеше иде”.
Артистка Рушанна Бабич: “Айнур 10 октябрьдә генә чыгыш ясаган иде, сәхнә артында шаярды-көлде. Үзен начар хис иткәнгә охшамаган иде. Бу хәбәргә ышанасы да килми...”
Журналист-шагыйрә Фәния Габидуллина: “Айнур 2-3 яшьтән кулына гармун тотып, сәнгать дөньясына үз теләге белән ургылып кереп киткән малай. 5 яшендә үк сәхнәдә уңышлар яуларга өлгерде ул. Үз язмышыннан, сәнгать дөньясында кайнавыннан бик риза иде. Шундый тырыш, ачык күңелле, ярдәмчел, кешеләр белән аралашучан иде...”