+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
16 октябрь 2020, 09:20

Оештыручы да, җырчы да, композитор да ул!

Илдус Разетдинов Бәләбәй тарафларын үз итте.Гадәттә кеше белән бер тапкыр танышалар. Ә менә Илдус Фәрит улы Разетдинов белән без ике тапкыр таныштык. Беренче тапкыр Тузлыкуш урта мәктәбендә укыткан чагымда танышкан идем. Район хакимиятеннән тикшерергә бик таләпчән вәкил килеп төшә дигән хәбәр ишеткәч тә, безнең педагогик коллектив кырмыска иләв­е­дәй дәррәү килеп уку-укыту кабинетларын норматив таләпләренә китерергә кереште. Чынлап та, Илдус Фәрит улы мәктәп тормышын энәсеннән җебенә кадәр яхшы белә икән. Уңай якларны күрде, кимчелекләрне күзгә бәреп әйтте, фәһемле киңәшләрен бирде. Эшкә җаны-тәне белән бирелгән фанатик икәнлеген күрдем ул чакта.

Илдус Разетдинов Бәләбәй тарафларын үз итте.

Гадәттә кеше белән бер тапкыр танышалар. Ә менә Илдус Фәрит улы Разетдинов белән без ике тапкыр таныштык. Беренче тапкыр Тузлыкуш урта мәктәбендә укыткан чагымда танышкан идем. Район хакимиятеннән тикшерергә бик таләпчән вәкил килеп төшә дигән хәбәр ишеткәч тә, безнең педагогик коллектив кырмыска иләв­е­дәй дәррәү килеп уку-укыту кабинетларын норматив таләпләренә китерергә кереште. Чынлап та, Илдус Фәрит улы мәктәп тормышын энәсеннән җебенә кадәр яхшы белә икән. Уңай якларны күрде, кимчелекләрне күзгә бәреп әйтте, фәһемле киңәшләрен бирде. Эшкә җаны-тәне белән бирелгән фанатик икәнлеген күрдем ул чакта.


Икенче тапкыр Бәләбәй шә­һәренең “Урал батыр” милли-мәдәни үзәге кабат таныштырды безне. Урындагы үзешчәннәр концертын карап утырган чак. Менә сәхнәдә күңел кылларын тирбә­теп, хисләрне ургылдырып, җанга ятышлы ягымлы моң яңгырады. Бу йомшак бәрхет тавыштан сис-кәнеп киттем. Иң шәп җырчыга бүләк итәрмен дип чәчәк букеты сайлаган идем, шуны күтәреп, үзем дә сизмәстән, сәхнәгә менеп киткәнмен. Баксам, күңел яулаган соклангыч җырчым Илдус Фәрит улы үзе икән лә! Шушы кадәр чи­бәр егет, сандугач моңлы була торып, нишләп артист булып китмәде икән дигән сорау туган иде шулчак башымда.
Итекче итекчене ерактан таный, дигәндәй, безнең арада шул көннән иҗади дуслык башланды, чөнки Илдус Фәрит улы былбыл тавышлы җырчы булу өстенә сәләтле композитор да икән. Башка авторлар белән беррәт-тән, минем дә дистәгә якын ши-гырьләремә соклангыч җырлар иҗат итте ул.
Ә тумышы белән Илдус Фәрит улы Разетдинов Кушнаренко районыннан. 1950 елның 1 ноябрен­дә бөдрә талларга төренеп бормаланып аккан Шырлык белән Печмән елгалары арасында урнашкан Иске Тукмаклы авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килгән ул. Сабый чагында әтисе — бригадир Фәрит Абдулфазыл улының тарантас башына утырып Ильич исемендәге колхоз басуларын гизеп йөри, игенченең мактаулы һәм авыр хезмәтен күреп үсә. Моңлы тавышлы әтисе дөньяны, авырлыгына карамый, җырлап көтә, күңеленә хуш кил­гән һәрнәрсәне көйгә сала, әти­сенә кушылып Илдус та җырлый.
94 яшен тутырып бакыйлыкка күчкән әнисе Газимә Хаматыръял кызы заманында яланда урак ура, иген игә, авылның аш-су остасы була. Шуңа да колхозга югарыдан җитәкчеләр, сәнгать осталары кебек олы кунаклар килеп төшсә, рәис һич икеләнүсез аларны туп-туры Фәрит абый­ның өенә әйди, чөнки биредә килгән кешене һәрчак ачык йөз, мул табын белән каршы алалар, мунча ягып кертеп, ял иттереп, кундырып чыгаралар. Еш кына кунаклар өйнең күрке — җырчы сандугачы кечкенә Илдусны алкышлап җырлаталар, барысы да күрсен өчен гел генә үзен урындыкка бастыралар.
— Минем беренче кечкенә сәхнәм урындык булды, — дип искә ала Илдус Фәрит улы елмаеп. — Хәтеремдә — берчак бездә җырчылар Филүс Гәрәев белән Илфак Смаков абыйлар концертларыннан соң куна калдылар. Табын артында утырып җырлап күңел ачкач, Филүс Гә­рәев: — “Илдус, яле син дә идән уртасына басып җырла”, — диде.
— Ә минем үз сәхнәм бар, — ди Илдус һәм урындыкка басып әлеге артистлар җырлаган “Юллар, юллар”, “Яшь наратлар”ны җырлап җибәрә.
— Бик моңлы икән тавы­шың, безнең кебек артист булып ту-гансың лабаса, — дип соклана күренекле җырчылар һәм аңа сәнгать юлыннан китәргә фатыйха бирәләр. — Тавы­шыңны сакла, — дип кисәтәләр, ә иртән йокыдан торгач икәүләшеп тавыш гимнастикасы ясыйлар.
Альфред белән Альберт абыйлары да энеләрен музыкага әйдәп торалар. Олы абыйсы аңа гармун алып бирә. Күрекләрен тартып көй чыгарырга өйрәнгәч, соңрак Альберт абыйсы үзенә баян бүләк итә. Гармун телләре­нә кушылып җырлап Илдус тора-бара гармунчы егеткә әйләнә, кечкенә сәхнә — урындыктан күтәрелеп, олы сәхнәләр яулый. Иске Тукмаклы урта мәктәбендә дә, авыл, район сәхнәләрендә дә сәләтле җырчы, гармунчы буларак танылу ала, ә 1968 елда мәктәпне ал­тын медальгә тәмам­лый. Хәреф танырга өйрәткән башлангыч сыйныф укытучысы Мәхмүдә апасына, сыйныф җитәкчесе Сылу Мәсәлим кызына, җыр укытучысы Розалия апасына аеруча олы рәхмәтле ул. Совет Армиясе сафларында да сержант Разет­динов үзе хезмәт иткән частьта җыр-биюгә маһир-лык күрсәтә, һәр­кайда башлап җырлаучы була.
Әмма, бармам дигән җиргә барырсың, уйламаган җирдә калырсың, дигәндәй, армиядән кайткан егетне тормыш көтелмә-гән сукмактан алып китә. Ул Дәүләкән районының Корьятмас мәктәбендә физика фәнен укыта башлый. Укучылар белән кызыклы фәнни түгәрәкләр оештыра, концертлар, спектакльләр әзер­ли. Сәләтле, булдыклы егетне район үзәгендә дә тиз күреп алалар һәм 1975 елда комсомол райкомына оештыру бүлеге инструкторы итеп тәгаенлиләр. Җыеп әйткәндә, партия һәм комсомол кайда кушса, Илдус Фәрит улы шунда җигелеп эшли. Киновидео челтәре директоры да була ул, мәдәният бүлеге җитәк-чесе дә, райсовет башкарма комитеты рәисе урынбасары да, мәдәният идарәсе, кино һәм спорт җитәкчесе дә. Бер үк вакытта читтән торып Башкорт дәүләт университетында укып, география буенча белгечлеккә диплом эшен уңышлы яклый.
ХХI гасыр башыннан Илдус Фәрит улы Бәләбәй шәһәренә күченеп килә.
— Илһамлы кеше “Илһам чишмәләре”ннән көч-дәрт алып яшәргә тиеш, — дип аңлата ул бу адымын, ел саен биредә үт­кәрелүче төбәкара шигърият фес­тивален күз уңында тотып. Чынлап та, ул оештырган җыр коллективлары бу гүзәл чараны музыкаль яктан бик уңышлы бизәп килә. Бәләбәйдә ул төрле җавап-лы вазифаларны гадәтен­чә эшкә бирелеп, җиренә җитке­реп башкара, халык алдында зур абруй казана. Шәһәр һәм район хакимияте башлыгы урынбасары да, шәһәр Cоветының бүлек җи­тәкчесе дә була ул. Балигъ булмаганнар белән дә шәһәр һәм район күләмендә колачлы тәр­бияви эш алып бара.
Шулай да, тумыштан бирел-гән җыр сәләте, иҗади эзләнүләр күңелен һәрчак мәдәнияткә әйдәп тора. Юкка гына “кан тартмаса, җан тарта” димиләр шул. Илдус Фәрит улының каны да, җаны да мәдәнияттән, сәнгатьтән аерылгысыз. Ул 2016 елдан бирле шәһәр һәм районыбызның “Урал батыр” милли-мәдәни үзәгендә директор урынбасары йөген тарта. Тынгысыз иҗади шәхес буларак, бик күп мәдәни һәм әдәби чаралар оештыра. Биредә 4 милли иҗат коллективы төрле репертуарлар белән әледән-әле тамашачы алдында чыгыш ясый: “Илем” чуваш фольклор ансамбле (җитәкчесе Нина Никитина), “Балкыш” татар фольклор ансамбле (Гөлсинә Вәлиева), “Бәлә­бәй егетләре” татар ансамбле (Илдус Разетдинов), “Бәйрәм” башкорт инструменталь ансамбле (Анжела Әүбәкерова), “Бәлә-бәй энҗеләре” башкорт фольклор ансамбле (Миңзифа Вилданова), “Җырчы йөрәкләр” урыс вокаль коллективы (Эдуард Егоров) һәм башкалар.
— Планнар зур, — ди Илдус Фәрит улы. — Яңа җыр, уен коллективлары оештырырга тырышабыз. Әйтик, оста баянчыбыз Альберт Насыйров җитәкче­легендә “Көмеш телләр” гармунчылар төркеме барлыкка килде. “Халкым хазинәсе”, “Сильвия балкышы”, “Без — славяннар”, “Йәншишмә” дигән милли коллективлар оештыру өстендә дә эш алып барабыз. Балалар һәм үсмерләр өчен дә фольклор һәм инструменталь ансамбльләребез бар һәм бик уңышлы эшлиләр. Башкалабыз артистлары, иҗат кешеләре белән кызыклы очрашулар булып тора, авыл мәдә­ният йортларына кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтәбез, юнә­леш-ки­ңәш­ләребезне бирәбез, — ди ул.
Хезмәт казанышлары өчен Илдус Фәрит улы төрле ведомство һәм министрлыкларның бик күп Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Ул Русия Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышы өчен” билгесенә, “Баш­кортстанның атказанган мәдә-ният хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек була, “Башкортстанга 100 ел” юбилей медале белән дә бүләкләнә.
Әйе, әле генә ул “Илһам чиш­мәләре” шигърият фестива­ленең уртасында кайный, хор белән дирижерлык итә, сәхнәдә менә дигән вокалист, дуэт башкаручысы, теге яки бу чараны оештыручы, киңәшче.
Эштән буш вакытларында кулына каләм алып, күңелендә туган көйләргә җыр текстлары да яза. Иң мөһиме, аның күңел мо­ңы, җанга ятышлы шифалы тавышы тамашачыны әсир итә, гүзәл сәнгать дөньясына алып керә, рухи сафлык бирә.
— Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Сез сайлаган сән­гать юлын гаиләгездә сайлаучылар бармы? — дип сорыйм аңардан.
— Рөстәм белән Илшат улларым вахтачылар. Кече улым Руслан Ишембайда “Башкир-
энерго”да баш инженер. Өйлән­гән. Ул һәм кыз үстерә. Оныгым Богдан җырга әвәс, ә оныкам Милана биергә ярата. Икесе дә дәррәү, артист булабыз, диләр.
— Иҗат куәсен кайдан аласыз? — дигән соравыма композитор болай җавап кайтарды:
— Иҗат кешесе нечкә күңел­ле була бит ул. Матурлыкка хәй-ран кала, шул халәтен җыр, хис, моң аша тамашачыга җиткерә: чутылдап кошлар сайравын, сызылып таң атуын, табигать миз-гелләрен, ачык йөзле, изгелекле кешеләрнең соклангыч күңел капкаларын... Шулардан илһам алам һәм, әлбәттә, яраткан тормыш иптәшем, тәмле ашлары белән дә, сөекле карашы белән дә җы­лытучы Миләүшәм­нән — Миләү­шә гөлемнән. Гәзит аша 60 яшьлек гомер бәйрәме белән ихлас котлыйм үзен.
Без дә Сезнең изге теләкләргә кушылабыз. Үз чиратыбызда Сезне дә, хөрмәтле Илдус Фәри­тович, барлык тамашачыларыгыз исеменнән якынлашып килүче 70 яшьлек күркәм юбилеегыз белән кайнар котлап, җыр сөю­челәргә яңадан-яңа моңлы җырлар иҗат итүегезне, тамаша залын шыплап тутырырдай кызыклы кичәләр оештыруыгызны теләп калабыз. Ходай Сезгә ныклы сәламәтлек бирсен, бәхет кошыгыз яңадан-яңа уңышлар һәм өеп-өеп бәхет китерсен!

Камил Фазлый,
Русия һәм Башкортстан Язучылар берлекләре әгъзасы.
Бәләбәй районы.
Читайте нас