+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
17 октябрь 2020, 06:45

Гөлназ Асаева журналистларны сүгә

Борылып утырганын да язып торабыз, юыну бүлмәсендә төшсә дә, фотоларын халыкка күрсәтеп барабыз... Ах, душа мой! Кай җирләребез ошамый?

Борылып утырганын да язып торабыз, юыну бүлмәсендә төшсә дә, фотоларын халыкка күрсәтеп барабыз... Ах, душа мой! Кай җирләребез ошамый?

«Әйтсәм, тагын начар булам инде. Әйтмәсәм, йоклый алмыйм. Бу журналистларга шаклар катам инде. Артист яңа җырын яисә яңа клибын пабликларга куярга булса, акча сорыйлар (ат хакы). Үлгәч, ике минут саен мәкалә язалар. Нишләп бездә шулайдыр инде ул», — дип уфтана җырчы Инстаграмда.



«Шулай акча эшлиләр. Сезнең дә ике секундлык рекламагыз 15 мең тора», - дип "күзен ачарга" тырыша бер әбүнәчесе.



Аны хуплаучылар: «Әйтәм бит, Гөлназыбыз акыллы гына түгел, зирәк дип. Менә кемне куярга иде ул киңәшче итеп, депутат булырга риза булмас инде», «Гөлназ, кичә генә шундый бер аккаунтка бөтен уйлаганымны яздым. Башта безнең видеоларны куеп подписчик җыялар, аккаунтларына хәл кергәч, без үстереп биргән аккаунтны безгә сата башлыйлар», - дип яза.



Журналист Нияз Рахман каләм ияләренең фикерен белдергән. «Мин менә 20 ел журналистика тирәсендә эшлим. Бер җырчыдан 1 тиен сораган юк. „Мә“ дип "хет" берәрсе тәкъдим итсен. Монда суз аерым пабликлар хакында, мөгаен», — дип язган ул.



Фото: "ВКонтакте"



Читайте нас