+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
18 октябрь 2020, 10:25

Салаватка нинди хатыннар ошамый?

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Камал исемендәге академия театрының "Әле" проектында үзенә нинди хатын-кызлар ошамавы турында сөйләде.

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Камал исемендәге академия театрының "Әле" проектында үзенә нинди хатын-кызлар ошамавы турында сөйләде.

Өстәвенә, ул ошатмый гына түгел, артистның аларны "үтерәсе килә". Автомобиль йөртүчеләргә дә эләкте.



- Миңа барыннан да бигрәк хатын-кызның сүгенүе ошамый. Минем андый хатынны үтерәсем килә. Тагын да исерек һәм машинаны нормаль йөртә белмәгән хатын-кызлар. Калганнарын яратам мин, - дигән Салават Фәтхетдинов.



Җырчы, шулай ук, үзенең дә кайчак сүгенгәнен һәм тиргәшкәнен әйтте. Дөрес, аның сүзләренә караганда, җырчының минусларына караганда плюслары күбрәк. Мәсәлән, ул тәмәке тартмый һәм хәтта "моның нәрсә икәнен дә белми".



Фото: bashinfom.ru
Читайте нас