+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
19 октябрь 2020, 11:15

Ринат Рәхмәтуллин кеше бәрдергән, диләр...

Кичә һәм бүген мессенджерларда җырчы Ринат Рәхмәтуллин турында хәбәр таралды.

Кичә һәм бүген мессенджерларда җырчы Ринат Рәхмәтуллин турында хәбәр таралды.

Фотода юл-транспорт һәлакәте һәм җырчының исерек килеш кеше бәрдереп үтерүе турында язылган. Авариянең бүгенге көннәрдә (агач яфраклары саргайган) һәм автомобильнең җырчыныкы кебек үк булуы сәбәпле, бу фейк ышандырырлык тәэсир итә, дип яза "Интертат".



Буа театры директоры Раил Садрыев бу хәбәрне ишетүгә үк Ринат Рәхмәтуллинга шалтыратуын һәм аның исән булуын белешүен әйтте. «Ялган бу, нәрсәгә тараталардыр», — дигән Раил Садрыев, ачуланып. Аннары: «Үзең турында бер шундый хәбәр киткәч инде...» — дип өстәп куйган.



Дөрестән дә, Ринат Рәхмәтуллинның үзенең бик югары тизлектә йөрүе турында интервью биргәне бар. Шулай ук аның исерткеч эчемлекләр кулланып сәхнәгә чыгуы хакында да хәбәрләр ишетелде. Дөрес, бу сүзләрне җырчы үзе кире какты, үзенең исерек булып кыланып кына каравын әйтте.



Ринат Рәхмәтуллин, әлеге мәгьлүматка аңлатма биреп, Инстаграмда видеомөрәҗәгать яздырган.



«Ике көн инде минем телефон тынып тормый. Кемдер Буада булган аварияне фотога төшереп: «Ринат Рәхмәтуллин юл-транспорт һәлакәтенә тарыган, аның гаебе белән бер кеше үлгән», — дип, ватсап аша мәгълүмат тараткан. Миңа хәзер бөтен Русиядән шул фотоларны җибәрәләр. Минем дуслардан, якыннардан хәлләремне сорашалар. Мин бу фотографияне Буа районы төркемендә үзем дә күрдем.



Дуслар, әлеге сүзләрнең берсе дә дөрес түгел. Бу эш белән Тикшерү комитеты һәм юристлар шөгыльләнә. Ул кешене эзлиләр», — дигән ул.



Фото: Татар-информ
Читайте нас