Бу хакта “Башкортостан” дәүләт концерт залында 23 октябрьдә узачак очрашу вакытында беләчәкбез. Әле шуны әйтеп була: Медиаүзәкнең төп эш юнәлеше - “Мәдәният” гомумдәүләт проектының “Санлы мәдәният” федераль проекты кысаларында виртуаль концерт залын булдыру.
Шул рәвешле республика халкы академик сәнгать белән танышачак, республика районнары һәм илнең башка төбәкләре белән бәйләнешләр булдырылачак.
Медиаүзәкне тәкъдим итү вакытында кунакларга секторның техник һәм иҗади мөмкинлекләре, “ДКЗ+” медиаүзәге эше турында видеоролик, Русиянең әйдәүче башкаручылары һәм дирижер Дмитрий Крюков белән генеральный директор, Башкортстанның атказанган артисты Артур Наҗиуллин җитәкчелегендәге Башортстанның Милли симфоник оркестры катнашлыгында концерт күрсәтеләчәк.
Концерт вакытында Сибай шәһәренең “Мир” яшьләр йорты виртуаль залыннан һәм Учалы филармониясеннән туры трансляцияләр булачак.
Конференция спикерлары: мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, “Башкортостан” дәүләт концерт залы директоры, республиканың халык артисты Вилдан Яруллин, дәүләт концерт залының художество бүлеге мөдире, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Владимир Стаханов.
Фото: likes.ru