Адәм баласының җаны вафатыннан соң кырык көн буена исәннәр арасында була, диләр... Чыннан да, бу көннәрдә Хәмдүнә апа турында күп сөйләштек, күп яздык. Йөгереп йөргән җиреннән үлеп китүе кинәт булгангамы, моңа бер генә дә ышанасы килмәде. “Йөрәк “батари”га эшли бит минем, туктаса, кинәт туктар инде”, – дия иде ул көлеп. Нәкъ шулай булды да. Башы бик кадерле чакта, очсызланмый, үзәкне өзеп китте дә барды Хәмдүш...
Соңгы сөйләшү үләренә 1-2 атна кала булган иде. Ул Борай районын 90 еллыгы белән гәзит аша котларга теләген белдерде. Без аны бик теләп башкардык, билгеле. Шунда ук китап язуын, анда үз тормыш хакыйкатен ачуын, аның, бәлки, күпләргә ошап та бетмәячәген телгә алды һәм Борайда узачак китап туена чакырды. Гадәттәгечә, көлешеп тә, елашып та алдык үзе белән.
Әйе, аны күпләр бик кырыс, хәтта тупас дип тә уйлый иде. Чыннан да, сүз эзләп кесәгә керми, тоз-борычын да кызганмый иде ул. Әмма аның нечкә күңелле булуын, кайвакыт хатын-кызларга хас булганча, хис дулкыннары бөтенләй көтелмәгән ярга каккан, соңыннан, ялгышканын аңлап, югалып калган вакытларын бик сирәкләр генә белгәндер. Ә концерт залларында диварларны дер селкеткән көчле, шул ук вакытта үзәкләрне өзгән моңлы тавышы барыбызның да йөрәктә.
Уфага килгән чакларында аның грим бүлмәсе тирәсендә һәрвакыт күңелле ыгы-зыгы була, бигуди ураган башы күренеп калуга, көлешү тавышлары яңгырый иде. Гомумән, шундый бер ихлас мохит... Ә сәхнәдә – ул чын профессионал. Әлегедәй хәтеремдә, бервакыт элекке “Нефтьче” мәдәният сараенда барган концерты вакытында микрофон сүнде. Ул аны читкә алып куйды да, бер мең кешелек залга микрофонсыз җырлады. Кемнеңдер тавышы беренче рәттән ары китә алмас иде, ә аныкы залны тутырды.
“Фонограммага җырлаганны җенем сөйми. Сәхнәдә авызыңны ачып-ябып бер тапкыр гына булса да тордыңмы – җырчы буларак, үлемеңә юл алдың дигән сүз инде. Җырчы һөнәрен сайлагансың икән, үз тавышың белән яңгыратып җырларга, көн саен махсус күнегүләр ясарга, камилләшергә тиешсең. Сәләт – Ходай биргән бүләк, әмма ул тир түгеп эшләүне таләп итә”, – дигән иде ул бер.
Хәмдүнә апаны Уфада һәрчак кадерле кунак итеп каршылыйлар иде. Әмма аның моңа үз фикере булды: “Мин монда кунак булып килмим, ә туган җиремә кайтам. Монда минем кебек сөйләшәләр, минем кебек уйлыйлар, минем кебек тоялар. Их, белсәгез икән читтә яшәүчеләр өчен туган җиркәйләрнең никадәр кадерле булуларын... Борай ягыннан искән җиле дә икенче, хатирәләре дә әйтеп бетергесез татлы.
Хәтердә, кызу печән өсте. Бригадир Әдһәм абзый әле тегендә, әле монда чаба. Кайда да аның киңәше, ярдәме кирәк. Шунда “Буян” кушаматлы ат чыгымчылап китте. “Хәмдүнә! Синдә генә бөтен ышаныч”, – ди бригадир. Мин тиз генә аркалыкка тотынып тәртәгә үрмәләдем һәм Буянга менеп тә атландым. Баскан җирендә биеп торган атым шунда ук юашланды, минем ихтыярга буйсынып, тыңлаучан гына юырта башлады. И, ярата идек бер-беребезне шул ат белән!
Әти дә ат ярата иде. Кая барса да, мине үзе белән ала. И, ул яшел печән түшәлгән арбада йөрүләрнең рәхәтлеге! Әткәй бәет-хикәятләрне күп белә иде, “Сак-сок”, “Суга баткан җиде кыз” бәетләрен шунда ишеттем инде мин”.
...Без – Адәм балалары – мең төслебез, мең нәкышле. Кайсыларыбыз, кояшка уңган яулык кебек, шәхесне шәхес иткән үзенчәлекләрен югалтып та бара – ни ыруы, ни тамгасы, дигәндәй. Ә Хәмдүнә Тимергалиевага бер генә караш ташлау да җитә – үзебезнең кеше иде! Йөз чалымнарында, атлап йөрешләрендә, кистереп әйтеп куюларында борайлылар каны ярылып ята. Аның белән сөйләшүе рәхәт иде. Булганнан яхшырак күренергә тырышмый, кәнфитләнми иде ул.
– 50 ел сәхнәгә хезмәт итәм, шул дәвердә 30дан артык халык җырын сәхнәгә чыгардым. Русиядә бармаган шәһәрем, авылларым калмады дисәм дә, ялгыш булмас. Ерак Камчаткада, Владивосток һәм Мурманскида гына булмадым. Урта Азия шәһәрләре, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Азәрбайҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан республикаларында булдым. Үзбәк шәһәрләрен 12 тапкыр урап чыкканмын. Шул уникенең берсен – Габдулла Рәхимкулов, берсен – Илһам Шакиров, бер тапкыр Зиннур Нурмөхәммәтов белән һәм гомумконцерт составында үттем. Калган сигезен үз төркемем белән йөреп чыктым. Миңа Үзбәкстанның һәр шәһәре, һәр ташы таныш, – дигән иде ул бер интервьюсында.
Әйе, ул халык сөюен татып яшәде, үзен яратуларын белеп китте. Ә җырлары, гасырларда яшәр өчен, безнең арада калды. Киләчәк буын. “Сез яшәгән чорда татар җыры нинди иде?” – дип сораса, без һич икеләнмичә, зур горурлык һәм кинәнеч белән Хәмдүнә Тимергалиева башкарган җырларны тыңлата алабыз. Киләчәк алдында йөз кызарырлык түгел, шуның өчен дә рәхмәт сиңа, Җырчы!
Резида ВӘЛИТОВА.