Татар эстрадасының иң романтик җырчысын да читләтеп үтмәгән бу чир...
Беркемне дә кызганмый бу чир. Олысы да, кечесе дә аның мәкерле тозагына эләгә.
Социаль челтәрләрдә татар эстрадасының иң романтик җырчысы Илназ Сафиулинның да дәваханәдә яткан фотосы барлыкка килде.
"7нче шәһәр дәваханәсе. Ярдәм өчен дусларга рәхмәт. Үзегезне саклагыз", - дигән язу гына калдырган ул һәм аскарак #ковид дигән билге куйган.
Шунда ук укучылар аның тизрәк савыгуын теләгән. Кайберләре җырчының хатынының һәм кечкенә кызының хәлләрен сорашкан. Арада берсе: "Ты чего раскис?.. Выздоравливай!" - дип тә язган.
Чыннан да, бирешмә, Илназ!
Фото:Инстаграм челтәреннән.