Салават Әбүзәровның “Әсир” пьесасы буенча Стәрлебашта куелган спектакльне караган тамашачылар шундый фикер белдерде.
Стәрлебаш халык театры белән мин яхшы таныш, дисәм, һич тә арттыру булмас. Беренчедән, халык театры труппасын тәшкил итүче, җәмәгать тормышында актив катнашучы иҗади күңелле төрле һөнәр ияләре белән туган якка кайтканда очраклы танышыла. Икенчедән, театрның тынгысыз җитәкчесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, районның Акмулла исемендәге премиясе лауреаты Зөлфия Латыйпова-Гыйззетдинова районда узган бөтен чараларның үзәгендә кайный, аларны оештыруда катнаша.
Театрның премьераларын һәрчак карап барырга тырышам. “Капка төбендә”, “Кичке табын”, “Кыз урлау” һәм башкалар – барысы да тамашачы күңелендә кадерле урын алган чагу сәхнә әсәрләре. 2016 ел ахырында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының махсус чакыруы буенча Стәрлебаш театры Казанда узган “Идел йорт” фестивалендә кунак буларак катнашты. Ерак һәм данлы сәфәргә мине дә алдылар. Шулай итеп, Казанда Зөлфия Гыйззетдинова язган “Давыл” драмасының зур уңыш казануын үз күзләрем белән күрү бәхетенә ирештем. Ул чакта күрше республика Стәрлебашның данлы тарихы белән танышты. Драманың төп герое – ХХ гасырның күренекле шәхесе, алдынгы карашлы ахун, Уфа губернасы исеменнән Русиянең икенче һәм өченче чакырылыш Дәүләт думасы депутаты, Стәрлебаш төбәген күтәрүгә, мәгърифәтчелекне үстерүгә, халыкның яшәү шартларын яхшыртуга зур өлеш керткән Мөхәммәтшакир Тукаев (1867-1932). Тамашачы данлыклы Стәрлебаш мәдрәсәләренә, анда укыткан һәм иҗат иткән шагыйрьләр Гали Чокрый, Шәмсетдин Зәки, биредә белем алган Салават Юлаев, Кинҗә Арсланов, Мифтахетдин Акмулла кебек билгеле шәхесләр яшәгән вакытка сәфәр кылды.
Гомумән, театрның режиссеры Зөлфия Зиннәт кызы сәхнәдә Стәрлебаш тарихын мәңгеләштерүне үзенә бурыч итеп алган. Әйтик, ул үзе язып, сәхнәгә чыгарган “Кояшлы бүләк” спектакле районның Советлар Союзы Геройлары Абдулла Әхмәтов белән Сафа Хәсәнов истәлеген мәңгеләштерде. Быел исә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан театр билгеле шагыйрь һәм драматург, Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы Салават Әбүзәровның “Әсир” пьесасы буенча “Газаплы гомер” спектаклен сәхнәгә куюга әзерләде.
Сугыш – стәрлебашлылар өчен якын тема. Ватанны фашист илбасарларыннан саклауга районнан 9300 кеше киткән, аларның 1500дән артыгы, зур батырлык үрнәге күрсәтеп, өйләренә хәрби бүләкләр белән кайткан. Араларында 79 хатын-кыз да булган. Сугыш михнәтләре төбәктәге һәркем бусагасын атлап кергән, һәр гаиләгә югалту-әрнүләре белән кагылган.
Театр коллективы җиң сызганып спектакль әзерләргә керешкәндә илдә коронавирус белән сугыш башланды... Сер түгел, пандемия республиканың төп театрларына да зур киртәләр тудырды. Халыкның яратып һәм күпләп җыела торган урыны буларак, театрлар беренчеләрдән булып ябылды һәм соңгылардан булып ачылды. Әле дә бу мәдәният учреждениеләре тотрыклы гына эшләвен дәвам итә алмый. Әле бер, әле икенче яктан яраткан актерларыбызга вирус ябышуы турында ишетеп кенә торабыз.
— Пандемия мәдәният өлкәсенә генә түгел, тоташ илебез өчен дә зур сынау булып килеп керде. Кайнап торган “казан” кинәт сүнеп, сүрелеп бетә язды, — дип, елның авырлыклары белән уртаклашты театр җитәкчесе Зөлфия Зиннәт кызы. — Тик сәхнәгә гашыйк кешеләр иҗаттан туктап тормады. Төрле проектлар, онлайн-очрашулар үткәрелде. Безнең артистларыбыз да мәдәни тормыштан бер генә көнгә дә читкә тайпылмады. Әлеге премьераны, “Газаплы гомер” спектаклен 9 майга куярбыз, дип ниятләгән идек. Шунысы аянычлы: әзер спектакльне теләгән көнне халыкка күрсәтә алмадык – театрлар ябык булды. Сентябрь башында күрсәтергә өметләндек. Анда янә бер актерыбыз авырып китте. Шулай да күңелебезне төшермәдек, актерның савыгуын көттек. Инде барысы да җайланды дигәндә ике артистыбызны алыштырырга туры килде. Сентябрь ахырында, Театр төнендә, тамашачыларыбыз белән онлайн гына очраша алдык, кечкенә күләмле интермедияләр куйдык. Аларның авторы үзем булдым, уңай, күңелне күтәрерлек тамаша килеп чыкты. Халык бик яратып кабул итте. Ниһаять, 8 октябрьдә спектакльнең премьерасы булды. Республика көненә театрыбызның зур бүләге иде бу. Тамашачы бик озак аягүрә алкышлады, драманың идеясе аның күңеленә, йөрәгенә барып җитте. Бик күп рәхмәт сүзләре ишеттек. Иң мөһиме — сугыш афәте халкыбыз йөрәгенә салган канлы җәрәхәтнең әле булса әрнүенә инандык. Төп герой Сәлмәннең трагедиясен елый-елый кабул итте халык.
15 октябрьдә театр үз тамашачысын тагын җыярга тиеш иде. Афишалар эленде. Әмма коронавирус янә юлга аркылы төште. Артистлар аптырап калмады, спектакльне шул ук көнне онлайн-форматка күчердек. Бүген һәр теләгән кеше спектакльне карый ала.
Әйтергә кирәк, Салават Әбүзәровның пьесалары республика театрларында күптән куелып, уңыш казанып килә. “Әсир” драмасы да тамашачыга таныш. Әмма стәрлебашлылар әсәрнең драматизмын саклап, яңа төсмерләр керткән, хәзерге заман өчен дә бик актуаль сәхнә әсәре килеп чыккан. Сәлмән ролен башкаручы Наил Заһидуллинны күптән күзәтеп, аның актерлык осталыгына сокланып киләм. Аңа режиссер һәрвакыт иң җитди рольләрне ышанып тапшыра. Чынлап та, барлык вакыйгалар Сәлмән, аның трагедиясе тирәсендә уралганга, бу актерның яхшы уйнавы уңыш нигезе булып тора.
Шунысы игътибарны җәлеп итте: драмада Сәлмәнгә хәрби бүләге үзе исән чагында тапшырылмый. Ә режиссер аны “терелтеп”, орден тагылган киемен кидерә. Тамашачының күңеле тынычланып кала. Пьеса геройлары күп түгел. Һәркайсы тамашачының уч төбендә кебек. Галимә ролен — Зөмәрә Абдуллина, Сәкинәне – Гүзәл Бикмурзина, Мәхмүтне — Азамат Габидуллин, капитанны – Рөстәм Яруллин, Шәүрәне — Венера Галиәкбәрова, Шамилне — Рөстәм Мөхәммәтҗанов җиренә җиткереп башкарып чыктылар. Халык театрына күп очракта мәктәптә урыс телендә укыган, тормышта да еш кына урысча сөйләшүче кешеләр килүен исәпкә алганда, Стәрлебаш татар театрының әдәби телне саклау өчен нинди зур эш башкаруын аңлыйсың. Сәхнәдә уйнаучылар бит профессиональ актерлар түгел! Ә һәр сүз дөрес әйтелә, әдәби телдән тайпылышлар юк. Бу хакта режиссердан аңлатма сорагач, болай дип җавап бирде:
— Әсәрне уку (читка) театрда бик озак башкарыла. Сәхнә теле, дикция, әдәби тел өстендә эшләү күп көннәргә, хәтта айларга сузыла. Пьеса белән танышканда актерлар әсәрнең эчтәлегенә, геройларның характерына, үзенчәлекләренә ныклы төшенеп беткәннән соң гына репетициягә керешә. Авыррак әдәби сүз булса, алыштыртмыйлар, дөрес сөйләмгә өйрәнергә тырышалар.
Дөресен генә әйткәндә, театрда очраклы кешеләр яши алмый. Сайлап алган әсәрне сәхнәләштерү өчен һәр образга актер да җентекләп сайлана. Алар бу роль белән янып яшәрлекме? Кыяфәте, эчке дөньясы туры киләме? Менә шулар күздән кичерелә. Әсәрне беренче тапкыр укыганда ук кайсы кеше уйный алачагы шундук күз алдына килә.
Геройларның киемнәренә игътибар итеп утырдым. Халык театры спектакльләр өчен костюмнарны каян ала? Моның өчен акча бүленми бит. Ә заманына туры китереп киенгәннәр. Халык театры бу җәһәттән халыктан бик уңган икән. Әлбәттә инде, беренче чиратта, сәхнә киемнәрен труппа үзе барлый, үз киштәләреннән актара. Ә инде таба алмаганнарын сәнгать, театр яратучылар ике дә уйламыйча китереп бирә, бер мөрәҗәгатькә дә битараф калмый икән. Әйтик, Нур Фәтхиев турында тамаша куйганда бер апада Фәтхиевның киеп йөргән плащы сакланган булган. Шуны китереп биргәннәр. Стәрлебашта театрны ярата халык, ярдәм итәргә тырыша. Борынгы вакытта кигән күлмәкләрне дә табарга ярдәмләшәләр. Декорация һәм бутафория мәсьәләсенә дә кагыла бу.
Ә инде булганнарны туплау, тәртипкә салу – театр хезмәткәрләре эше. “Газаплы гомер” спектаклен сәхнәгә куйганда яктылык өчен — Илдар Шәрипов, тавыш өчен — Рөстәм Галиәкбәров, декорацияләр өчен — Марат Мөхәммәдьяров, костюмнар өчен Гөлназ Абдуллина, видео монтажлау өчен Юлия Кожевина җавап биргәннәр. Спектакльгә дип махсус җырлар язылган. Текстлар авторы – режиссер үзе, ә көйгә салучысы – Рөстәм Галиев.
Менә шундый команда белән эшләнгән эш, чынлап та, уңышлы килеп чыккан. Салават Әбүзәров спектакльне караганнан соң хисләр ташкынында януын яшермәгән: “Ихлас әйтәм — миңа бик ошады. Елаттыгыз!!! Сезгә рәхмәтем чиксез”, — дигән ул.
Спектакльнең онлайн-форматта күрсәтелүенең үз уңай яклары да бар. Тамашаны караучылар шунда ук фикерләрен дә калдыра. Берничәсенә генә тукталып үтәм:
“Елый-елый карадым, күзләрем шешенеп бетте. Кеше язмышы бигрәк авыр шул...”
“Нык мәгънәле спектакль. Профессиональ башкардыгыз. Артистлар шулкадәр оста уйный!”
“Ничек чыгыш ясый алдыгыз ул? Елый-елый карадым. Мин сүз дә әйтә алмас идем, ә сез бигрәк әфарин!”
“Тормышыбызга яктылык керттегез. Театр кешеләре Җирнең кояшлы ягында йөри шул!”
Бу сүзләрнең һәркайсына мин дә кушыла алам, чөнки үзем дә спектакльне караганда еладым да еладым. Сугыш корбаннарын кызгандым, элек тә, әле дә җәмгыятьтә яхшылык һәм яманлыкның бергә яшәп килүе хакында уйландым. Моңлы җырлар күңелне телгәләде...
Безне шулай юатучы, елатучы, тетрәндерүче, күңелләргә яктылык сирпүче театрларыбыз берүк яши күрсен инде. Артистларга рәхмәт.
Айгөл ЮЛЪЯКШИНА.