“Яшьлек-шоу” Мәскәүне яулый!
“Яшьлек-шоу-2020. Яңадан башлап җибәрү” проекты Русия буйлап турга чыга. 24 октябрьдә яшь эстрада башкаручыларының сайлап алу этабы Мәскәүдә узды да инде. Бу кастингка башкорт җырларын заманча, яшьләр стилендә (этно рок, рэп, R&B, hip-hop, поп, клуб музыкасы һ.б.) 16-30 яшьлек башкаручылар чакырыла. Күрсәтелгән жанрлардан 1-2 әсәр башкарырга кирәк.
“Яшьлек-шоу-2020. Яңадан башлап җибәрү” проекты Русия буйлап турга чыга. 24 октябрьдә яшь эстрада башкаручыларының сайлап алу этабы Мәскәүдә узды да инде. Бу кастингка башкорт җырларын заманча, яшьләр стилендә (этно рок, рэп, R&B, hip-hop, поп, клуб музыкасы һ.б.) 16-30 яшьлек башкаручылар чакырыла. Күрсәтелгән жанрлардан 1-2 әсәр башкарырга кирәк.“Яшьлек-шоу-2020. Яңадан башлап җибәрү” программасы 28нче тапкыр үткәрелә, сайлап алу турлары Русиянең 11 төбәгендә һәм Башкортстанның берничә зонасында уза. Проект җиңүчесе 300 мең сум акча алачак һәм эстрада башкаручысының төп хыялын – зур сәхнәгә чыгу өчен тәҗрибәле продюсер кулына эләгү ниятен тормышка ашырачак. “Яшьлек шоу-2020”нең продюсеры – Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Гыйззәтуллин. Проектның жюри составында – башкорт эстрадасы йолдызлары. Проект җиңүчесе җырын алга этәрү белән “Elvin Grey” лейблы шөгыльләнәчәк.
“Яшьлек-шоу-2020” проекты турында Республика халык иҗаты үзәге генеральный директоры Артур Әлибәков сөйләде: “Яшьлек-шоу” бик зур тарихка ия. Башкортстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән фестиваль яңа дәрәҗәгә чыкты. Фестивальне “Яңадан башлап җибәрү" дип атадылар, чөнки безгә тере башкару планында эстраданы бераз урыннан кузгатасы килә”.
Кастингта катнашу өчен http://yashlek-show.ru рәсми сайтында теркәлергә кирәк.
Фестивальне оештыручылар – Башкортстанның Мәдәният министрлыгы һәм Республика халык иҗаты үзәге.
Сайлау турлары графигы:
27 октябрь – Пермь крае,
29 октябрь – Чиләбе өлкәсе,
30 октябрь – Курган өлкәсе,
1 ноябрь – Ханты-Манси автономияле округы,
3 ноябрь – Ырынбур өлкәсе,
4 ноябрь – Самара өлкәсе,
6 ноябрь – Татарстан,
14 ноябрь – Санкт-Петербург шәһәре.