+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
3 ноябрь 2020, 17:37

Уфада Тукай һәйкәле авторы вафат

1 ноябрьдә Уфада билгеле архитектор, скульптор Владимир Дворник вафат булды. Аңа нибары 48 яшь иде. Хезмәттәшләре хәбәр итүенчә, аның

йөрәге кинәт туктаган.

Владимир Александрович Уфада 1972 елның 21 апрелендә туган. Әтисе - билгеле рәссам һәм педагог, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Александр Александрович Дворник.

Махсус белемне Владимир Дворник Мәскәүдә Бөтенрусия рәсем, сынлы сәнгать һәм архитектура академиясенең скульптура факультетында алган. 1987 елдан өлкә, республика, Русия күргәзмәләрендә катнашкан. 1998 елда Русия Рәссамнар берлегенә кабул ителгән.

Владимир Дворник - бик күп һәйкәлләр һәм бюстлар авторы. Алар арасында: Башкортстан дәүләт педагогия университеты каршындагы мәйданда шагыйрь-мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулла, СССРның халык артисты Арслан Мөбәрәков, Уфаның Җиңү паркында генераллар Миңнегали Шәйморатов белән Таһир Кусимов һәйкәлләре, Башкортстанның халык язучысы Зәйнәп Биишева бюсты һәм башкалар бар.

Уфа "Нур" татар дәүләт театры каршындагы мәйданда урнашкан татарның сөекле халык шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл дә Владимир Дворник тарафыннан иҗат ителгән иде.

Исегезгә төшерәбез: Тукай һәйкәлен ачу тантанасы 2019 елның 18 апрелендә узган иде.

Мәдәниятебезгә һәм тарихи шәхесләребезгә ихтирамың һәм игътибарың өчен зур рәхмәт сиңа, Оста! Авыр туфрагың җиңел булсын!

Фото: Курск.com
Читайте нас