Халыклар бердәмлеге көне алдыннан тугандаш районнарның ике әдәби берләшмәсе Баймак һәм Илеш арасында телекүпер оештырылды.
Алар республиканың төрле почмакларында булуга карамастан, районнар арасында уртаклыклар күп, шул исәптән мәдәният өлкәсендә дә.
Мәсәлән, Баймакның үзәк китапханәләрендә «Йэнгузей» әдәби берләшмәсе төзелгән һәм уңышлы эшләп килә. Югары Яркәй авылында «Илһам» әдәби берләшмәсе эшли.
- Очрашу бик уңышлы узды, - дип сөйли “Йэнгузей” берләшмәсе җитәкчесе Айгөл Иделбаева. - Без бер-беребез белән таныштык, иҗади берләшмәләр төзү тарихы, үз шигырьләребез белән уртаклаштык. Бу - безнең мондый форматта беренче очрашуыбыз. Киләчәктә дә очрашып, клубларның башка әгъзалары белән танышырбыз, бер-беребезне яңа әсәрләр белән сөендерербез дип уйлыйбыз.
Фото: "Баймакский вестник" гәзите сайтыннан