Бүген, 7 ноябрьдә, халык язучысы Нәҗип Асанбаевка 99 яшь тулган булыр иде.
Нәҗип абый “Кызыл таң”ның якын дусы булды. Чын мәгънәсендә кыйммәтле язмалары гәзит битләрендә еш дөнья күрде. Аны әле дә бик юксынабыз.
Билгеле прозаик, шагыйрь һәм драматург, Башкортстан Республикасы Президенты каршында Дәүләт советы әгъзасы Нәҗип Асанбаев (Николай Васильевич Асанбаев) 1921 елның 7 ноябрендә Башкортстанның Бакалы районы Ахман авылында туган. Туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамлаган, аннан соң Мостафа һәм Балыклы авылларында укыган.
1937 елда Уфа финанс-икътисад техникумын тәмамлаганнан соң, Башкортстан дәүләт педагогия институтына укырга керә. 1940 елда Кызыл Армия сафларына алына. Рязань артиллерия училищесын тәмамлый, 1942-45 елларда Бөек Ватан сугышында артиллерия батареясе командиры була. 1949-59 елларда “Кызыл таң” гәзите хәбәрчесе булып эшли. Арытаба Мәскәүдә Югары әдәби курслар тәмамлый.
1963-65 елларда Башкорт дәүләт академия драма театры директоры була.
Нәҗип Асанбаевның “Канатлар ныгыганда”, “Кызыл паша” драмалары, “Безгә егетләр килде”, “Кәләш әйттергәндә”, “Күктән төшкән бәхет”, “Су юлы”, “Киң урамнар тар иде” комедияләре, “Рәйсә”, “Фәйзи”, “Алтын бишек”, “Таң йолдызы”, “Зәйтүнгөл” пьесалары һәм башка бик күп әсәрләре республика театрлары репертуарының йөзек кашына, тамашачыларның яраткан спектакльләренә әверелде.
Нәҗип Асанбаевның эшчәнлеге дәүләт тарафыннан югары бәяләнде. Ул – Башкорт АССРының, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Хезмәт Кызыл Байрак, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, Халыклар дуслыгы, Салават Юлаев орденнары белән бүләкләнгән.
Нәҗип Асанбаев 2013 елның 28 мартында вафат булды. Уфаның Көньяк зиратында җирләнгән.