13 ноябрь "Голос" тапшыруын Нефтекама гына түгел, бөтен Башкортстан карагандыр, чөнки анда якташыбыз, Нефтекамадан 17 яшьлек Яна Габбасова катнашты. Яна конкурста "Титаник" кинофильмнан җыр башкарды. Жюри членнары барысы да Янаны игътибар белән тыңлады. Ә Полина Гагарина кызыл төймәгә басты, шулай итеп Яна 1нче каналда барган популяр җыр бәйгесе "Голос" командасына кабул ителде.
Нефтекама тамашачысы Янаны кечкенә чагыннан ук сәхнәдә күреп гадәтләнгән, ул шәһәрдә барган төрле чараларда катнаша. Кыз биш яшеннән башлап җыр белән шөгыльләнә, гитарада, башка музыка коралларында уйный. Яна Габбасова инде бик күп республика, Русия, халыкара бәйгеләр җиңүчесе.
Янаны беренче җиңүе һәм "Голос" тапшыруына кабул ителүе белән кайнар котлыйбыз. Нефтекаманың "Алтын тавышы"на бәйгедә уңышлар телибез. Без синең белән, Яна!